Габдулла Тукай һәйкәле (Яр Чаллы)
Габдулла Тукай һәйкәле, рус. памятник Габдулле Тукаю, ингл. Gabdulla Tuqay Statue — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2011 елда ачылган һәйкәл. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) 125 еллык юбилее хөрмәтенә куелган. Тарих2011 елның 22 ноябрендә Яр Чаллының Яңа шәһәрендә (Автозавод районы) Тынычлык проспекты белән Рәис Беляев урамы кисешкән чатта, Ершов урамы тукталышыннан ерак түгел урнашкан Тукай скверында (16/09 йорты янында) ачылган. Һәйкәлне ачу тантанасында рәсми кешеләр — Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков, Васил Шәйхразыев[1], шагыйрьләр Разил Вәлиев, Илфак Ибраһимов[2], Роберт Миңнуллин, Камал театры артистлары катнаша. 2012 елдан башлап, хөкүмәт бүләкләренә лаек булган чаллыларга дәүләт бүләкләре әлеге һәйкәл янында тапшырыла[3]. 2015 елның мартында билгесез кешеләр һәйкәлне ак буяулар белән пычратып, «усал» дигән сүз язып, пентакль символлары төшереп, шагыйрь кулындагы китапны ботарлап алып китәләр[4][5]. Тасвирлама![]() ![]() Һәйкәл Мәскәү өлкәсе Солнечногорск шәһәрендә бронзадан коелган. Монументның биеклеге — 6 м. Шагыйрь, кулларын күкрәгенә кушырып, уң кулына китап тоткан хәлдә түгәрәк постаментта басып тора. Постаментның аскы өлешендә кирил һәм гарәп язуы белән «Габдулла Тукай / عبد الله توقاي» дип язылган. Проектның авторы — скульптор Владимир Демченко (Мәскәү), һәйкәлне сынчы Илдар Ханов (1940-2013) иҗатына таянып ясаган[6].
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia