Шәрифә карчык
Шәрифә карчык (туган елы билесез ― үлгән елы 1909 елга кадәр) ― РИ Казан губернасы Казан өязе Мәңгәр волосте Кушлавыч авылы кешесе, нәни Тукайны 2 яшь тә 8 ай ярымлык вакытында вакытлыча асрамага алган (мөрәббия[1]) фәкыйрә карчык. Бу карчыкта ничек яшәве турында Габдулла Тукай 1909 елда язылган «Исемдә калганнар» исемле автобиографик повестендә искә ала. Тәрҗемәи хәле![]() Шәрифә карчыкның фамилиясе дә, туган һәм үлгән еллары, шулай ук туган урыны билгесез. Габдулла Тукай ятим калганда (1888 ел), Шәрифә карчык Казан губернасының Казан өязе Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында фәкыйрь генә гомер иткән. 1885 елгы хисап алу буенча, авылда 120 хуҗалыкта 794 кеше исәпләнгән. Авыл халкы фәкыйрьлектә яшәгән. Төп кәсепләрен умартачылык тәшкил иткән. Авылда бер кибет, бер тимерче алачыгы булган. Бердәнбер күренекле урынны мәчет алып торган. Тукай яшәгән заманда Кушлавыч шундый булган. Булачак татар халык шагыйре Габдулла Тукайның (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев, 26.04.1886―02.04.1913) әтисе Кушлавыч авылының икенче мәхәлләсе мулласы Мөхәммәдгариф Мөхәммәдгалим улы Тукаев (1843―1886), улына 4яшь тә 6 ай тулгач, вафат булган [2]. Габдулла Тукайның әнисе (Мөхәммәдгариф Тукаевның икенче хатыны, беренче хатыны – Бибигафифә Сираҗетдин кызы (1843―1885) бала тапканда кан китеп 42 нче яшендә вафат; беренче хатыныннан кызы Газизә (1876―1963), улы Мөхәммәтшәриф (1879―1890))[3]) Мәмдүдә Зиннәтулла кызы Әмирова (1864―1890), ире вафатыннан соң тол калгач, әтисе Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы Әмиров йортына, Өчилегә кайта, бераздан Сасна (Сасна Пучинкәсе, Кече Сасна) авылы мулласы Мөхәммәтшакир Фәйзуллинга кияүгә чыга. Кияүгә чыкканда, 2 яшь тә 8 ай ярымлык Габдулланы Өчиледән Кушлавычка, илтеп, бер кибән арыш биреп, Шәрифә исемле карчыкка тапшырып калдырырга мәҗбүр була. Исемдә калганнар
Бу карчыкта ничек яшәве турында Габдулла Тукай 1909 елда язылган «Исемдә калганнар» исемле автобиографик повестенда түбәндәгечә искә ала (Габдулла Тукай авылдашларының сөйләүләренә нигезләнеп язган: «авылда минем вакъты сабавәтемне күргән карчык вә хатыннар мөрәббия карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләдә булганлыгын үземә хикәят итәләр»[4]):
Шәрифә карчыкның Габдулланы ничек тәрбияләве хакында башка төрле мәгълүматлар сакланмаган. Мәмдүдә ире Мөхәммәтшакир (Фәйзуллин) белән Габдулланы үзләренә алдыру хакында сөйләшеп, күчтәнәчләр белән (сумса, ике таяк казы, бер таба гөбәдия) тотып, Габдулланы алырга киләләр һәм баланы карап торган өчен рәхмәт йөзеннән 50 тиен көмеш бирәләр. Шәрифә карчык рәхмәтләр әйтеп, күз яшьләре белән озатып кала[6]. Кайбер тикшеренүчеләр, Габдулла Тукай «Исемдә калганнар» әсәрендә карчыкның исемен дөрес язмаган булырга мөмкин, дип исәпли, чөнки Кушлавычтагы бердәнбер Шәрифә исемле хатын-кыз Тукай туганчы үлгән булган инде[7]. Әдәби образыӘхмәт Фәйзинең 1947-1950 елларда язылган «Тукай» романының беренче китабында Шәрифә карчык образы чагылыш тапкан (эпопеядә карчык ире күптән үлгән, ир баласы [димәк, имана җире дә] булмаган көе ике кызы белән торып калган бик ярлы карчык итеп сурәтләнгән):
Рабит Батулланың «Апуш-Тукай» кыйссасында Шәрифә карчыкның өе бик фәкыйрь итеп сурәтләнгән:
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia