Дмитрий Орлов
Дмитрий Орлов, рус. Дмитрий Александрович Орлов (1894-1938) – РКП (б) Татарстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе (1920-1921). РСДРП (б) әгъзасы (1914 елның августыннан). Тәрҗемәи хәле1894 елның 5 (13) мартында Пенза шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. 1909 елда гаиләсе Тверь шәһәренә күченә. Тверь гимназиясен тәмамлагач, Мәскәү дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. 1915 елда Д. Орловны идән асты басмаханәсендә листовкалар бастырганда кулга алалар, 10 ай Таганка төрмәсендә тоткач, Иркутск губернасы Черемхау авылына, аннан Малышевка, Тулун авылларына мәңгелек сөргенгә сөрәләр. Февраль инкыйлабы сөргеннән азат иткәч, Мәскәүгә кайта, шәһәрнең Лефортово районы шурасында эшли. 1917 елның августында армиягә алынып, 192 нче пехота полкына языла. Ул полкның командиры, соңыннан комиссары була. Ватандашлар сугышында Көньяк һәм Көнчыгыш фронтлар гаскәрләрендә сәяси хезмәткәр була, батырлыгы өчен исемле сәгать белән бүләкләнә. Казанда
1937 елның 22 августында кулга алына. 1938 елның 16 гыйнварында атып үтерелә. Чыганаклар
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia