Википедиядә
Табиев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Фикрәт Табиев — күренекле дәүләт һәм партия эшлеклесе, 1960-79 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре. Казан, Яр Чаллы (2008) шәһәрләренең шәрәфле ватандашы.
Тәрҗемәи хәле
Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев 1928 елның 4 мартында Рязань өлкәсе Ирмеш районы Әҗе авылында дөньяга килгән.
1946-1951 елларда ул В.И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында белем ала. Фән өлкәсенә кереп китеп, 1955-1957 елларда КДУ да доцент, мөгаллим булып эшли.
1957-1959 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында фән, мәктәп һәм мәдәният бүлеге мөдире вазифаларын башкара.
1960 елда Семен Игнатьевны алыштырып, КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булып билгеләнә.
1979-1986 елларда Әфганстан Демократик Республикасында Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илче булып тора. 1986-1991 елларда РСФСР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнә. Аннан соң өч ел дәвамында Федераль милек фонды рәисе бурычларын үти. 1995 елдан алып, бүгенгәчә - “Нефтек” холдинг компаниясе ЯАҖ дә өлкән киңәшче.
Дәүләт бүләкләре
Фикрәт әфәнде биш Ленин Ордены, Октябрь Революциясе, Халыклар дуслыгы орденнары, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “Татарстанда өч миллиард тонна нефть чыгару уңаеннан” медальләре һәм башка дәүләт бүләкләре иясе.
Фикрәт Табиев 2015 елның 3 июнь төнендә Мәскәүдә вафат була.
Хәтер
- Казан шәһәр башкарма комитетының 2017 елның 15 февралендәге 372 санлы карары белән «Идел-Пресс» матбугат-нәшрият комплексы янындагы скверга Фикрәт Табиев исеме бирелгән.[3]
- Түбән Камада, Яр Чаллыда, Казанда урамнарга исеме бирелгән.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
|
---|
 | | |
---|
А | |
---|
Ә | |
---|
Б | |
---|
В | |
---|
Г | |
---|
Д | |
---|
Җ | |
---|
З | |
---|
И | |
---|
К | |
---|
Л | |
---|
М | |
---|
Н | |
---|
П | |
---|
С | |
---|
Т | |
---|
У | |
---|
Ф | |
---|
Х | |
---|
Ч | |
---|
Ш | |
---|
Я | |
---|
Татарстан дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре һәм премия лауреатлары навигацион калыплары |
---|
Орденнар | |
---|
Медальләр | |
---|
Халык | |
---|
Атказанган | |
---|
Шәрәфле | |
---|
Премияләр | |
---|
|
|
---|
|
|
ТАССР халык кәмисәрләре шурасы/министрлар шурасы рәисләре |
---|
|
|
ТАССР Үзәк башкарма комитеты/Югары шурасы президиумы рәисләре |
---|
|
|
ТАССР Югары шурасы рәисләре |
---|
|
|
|