Шәйгардан Шәймәрдәнов
Шәйгардан Шәймәрдәнов (Шәйгардан Шәймәрдән улы Шәймәрдәнов) – дәүләт эшлеклесе, 1925-1927 елларда ТатҮБК президиумы рәисе, 1927 елда ТАССР ХКШ рәисе. Тәрҗемәи хәле1890 елның 15 сентябрендә Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Актаныш районы) Иске Байсар авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. 1906 елда авыл мәдрәсәсен тәмамлый. Кибеттә йомышчы малай, авылда батрак булып эшли. 1911 елда хәрби хезмәткә алына һәм тупчы һөнәрен үзләштерә. 1918 елның гыйнваренда хәрби хезмәттән азат ителеп, туган авылына кайта. Анда җир комитетына сайлана, мартта авыл шурасы рәисе итеп сайлыйлар. Ярлыларга байлардан тартып алынган җирләрне бүлү белән шөгыльләнә. 1918 елның июнендә вулыс башкарма комитеты рәисе итеп сайлана, вулыс хәрби комиссары итеп билгеләнә. Минзәлә өязенә ак чехлар якынайгач, кызылгвардиячеләр отряды оештырып, аларга каршы көрәшә. Әтисен акгвардиячеләр 1918 елның августында атып үтерә. 1919 елда Колчак һөҗүме вакытында Минзәлә өязе совет оешмаларын күчерүне оештыра. Үзе дә Көнчыгыш фронтның 5- санлы армиясе бүлгесендә сугыша. 1920 елда сәнәкчеләргә каршы көрәштә катнаша. 1921-1924 елларда Минзәлә кантонында фирка эше белән җитәкчелек итә. Казанда1924 елда ТатҮБК рәисе урынбасары итеп күтәрелә, ССРБ конституциясен кабул иткән ССРБ шуралары II корылтаенда катнаша, анда ССРБ БҮБК әгъзасы итеп сайлана. 1924 елның декабрендә ТатҮБК президиумы рәисе итеп сайлана. 1927 елның сентябрендә ТАССР халык комиссарлары шурасы (ХКШ) рәисе итеп билгеләнә. Мәскәүдә1928-1930 елларда ВКП (б) җаваплы инструкторы, РСФСР финанс халык комиссариаты әгъзасы булып эшли. Тышкы сәүдә академиясен тәмамлый. ССРБ-Әфганстан сәүдә оешмасында эшли. ССРБның Тыва Халык Җөмһүриятендәге тулы вәкаләтле илчесе була. «Союззаготпушнина» берләшмәсе рәисе урынбасары итеп куела. Ш. Шәймарданов сәяси золым корбаны була. 1939 елның 23 августында ул кулга алына. 1940 елның 27 гыйнварында атып үтерелә.[2] Иҗтимагый эшчәнлегеШ. Шәймәрдәнов ТатҮБК җитәкчесе булган вакытта эшче һәм крестьяннар арасыннан милли кадрлар әзерләүгә игътибар бирә. Эш кәгазьләрен татар телендә тутыруны гамәлгә кертә. Татар коммунистчыл университеты, татар телен гамәлгә кертү үзәге каршында курслар оештырыла. ТАССР конституциясе языла, ләкин ССРБ БҮБК тарафыннан расланмый кала. Хәтер
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia