Ингрида Шимоните
Ингрида Шимоните (литв. Ingrida Šimonytė, 1974 елның 15 ноябре, СССР, Литва ССР, Вильнюс) — Литва сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, 2020 елның 11 декабреннән Тәрҗемәи хәле1974 елның 15 ноябрендә Вильнюста туган. Вильнюс университетының икътисад факультетын «бизнес-идарә итү» өлкәсендә бакалавр дәрәҗәсе белән тәмамлаган (1996), МВА дәрәҗәсен Швеция икътисад мәктәбендә алган. 1997—2001 елларда Литва финанслар министрлыгының салым бүлегендә эшли. 2004—2009 елларда — финанс министрлыгы секретаре. 2013 елда Литва банкының идарә рәисе урынбасары итеп билгеләнә. Вазыйфаи бурычларны башкару белән беррәттән Халыкара мөнәсәбәтләр һәм сәяси фәннәр институтында икътисадны, шулай ук ISM менеджмент һәм икътисад университетында дәүләт финансларын укыта. Вильнюста Антакальнис районы сайлау округы буенча Сейм депутаты итеп сайлану сәбәпле, 2016 елның 31 октябрендә отставкага китә. 2018 елның 4 ноябрендә Ватан берлеге — Литва христиан демократлары партиясеннән 2019 елда Литва Президентын сайлауда кандидатлар праймеризында көндәше дипломат Вигаудас Ушацкасны узып, 78,71 % нәтиҗә белән җиңү яулый. Baltijos tyrimai компаниясе 2018 елның 9—26 ноябрендә үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, Шимонитеның Президент рейтингы 18,7 % тәшкил итә һәм үсә бара. Әмма ул 23,2 % нәтиҗәсе булган Гитанас Науседадан калыша[1]. 2020 елның октябрендә парламент сайлауларында Шимоните җитәкләгән «Ватан берлеге — Литва христиан демократлары» партиясе җиңгәннән соң, 2020 елның 25 ноябрендә Литва президенты Гитанас Науседа үзенең (шул ук көнне үз көченә кергән) указы белән Ингрида Шимонитены Литва премьер-министры итеп билгели[2]. Шәхси тормышыКияүдә түгел, балалары юк. Литва, инглиз, рус, поляк телләрен камил белә. СылтамаларИскәрмәләр
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia