Луис Инасиу Лула да Силва
Луис Инасиу Лула да Силва (порт. Luiz Inácio Lula da Silva, 1945 елның 27 октябре, Бразилия, Пернамбуку, Каэтес) ― Бразилия сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, Тәрҗемәи хәле1945 елның 27 октябрендә Пернамбуку штатының Каэтес муниципалитетында Аристидис Инасиу да Силва һәм Эуридиси Феррейра ди Мелуның сигез балалы гаиләсендә җиденче бала булып туган. Гаилә таркалган, әтисе 1978 елда вафат. Лула системалы белем алмаган, ун яшькә кадәр укый-яза белмәгән.[1] Эшли башлау һәм гаиләсенә булышу өчен дүртенче сыйныфтан соң мәктәптә укуын калдыра. Хезмәт юлы 12 яшендә урамда сатучы һәм аяк киемен чистартучы һөнәре белән башланган. 14 яшендә бакыр эшкәртү заводына эшкә урнашкан. 18 яшендә токарь-механик курсларын тәмамлаган.[2] Эшчеләр берлеге эшендә катнаша башлый һәм берлектә берничә мөһим вазифа били. Сәяси карьерасы![]() 1980 елның 10 февралендә (хәрби диктатура вакытында) бер төркем галимнәр, зыялылар һәм яшьләр лидерлары, шул исәптән Лула да Силва, сул идеологиягә нигезләнгән прогрессив Эшчеләр партиясен нигезли.[3] 1983 елда Бразилия профсоюзлар федерациясен (порт. Central Única dos Trabalhadores, CUT) төзүдә катнаша. 1986 елда Лула да Силва федераль депутат итеп сайлана. 1989 елгы президент сайлауларында икенче турда Фернанду Афонсу Колор ди Мелуга оттыра. Президентлык![]() 2002 елгы сайлауларда Лула да Силва беренче турда 46,4% һәм икенче турда 61,3% тавыш җыеп, президент итеп сайлана. 2006 елгы сайлауларда беренче турда 48,6% һәм икенче турда 60,8% тавыш җыеп, яңадан президент итеп сайлана. 2000-елларда Лула да Силваның төп пунктлары катгый финанс сәясәте алып бару һәм инфляция контроле булган сәясәте ярдәмендә Бразилиядә зур икътисади һәм социаль алгарыш була. Бразилиядә социаль тигезсезлек соңгы ярты гасырда минималь күрсәткечкә төшә: 1994 елдан 2010 елга кадәр илдә ярлылык дәрәҗәсе 67,3 % ка кими, бу кимүнең 50 % ы да Силваның президентлык елларына туры килә.[4] 2010 елда «Time» журналы Лула да Силваны «дөньяның иң йогынтылы кешесе» дип атаган.[5] 2017 елның 12 июлендә, коррупция һәм акча юу эше буенча, 9,5 елга төрмәгә ябуга хөкем ителгән.[6] 2019 елның ноябрендә иреккә чыгарылган.[7] 2021 елның мартында Бразилия Федераль югары суды Лула да Силваны барлык гаепләүләрне кире каккан.[8] 2022 елның октябрендә Лула да Силва президент сайлауларында гамәлдәге ил башлыгы Жаир Болсонаруны җиңә (беренче турда 48,4% һәм икенче турда 50,9% тавыш җыя). Гаилә хәле1969 елда Мария де Лурдеска өйләнгән, хатыны 1971 елда үлгән. 1974 елда тол хатын Марицага өйләнгән, өч улы туган (ул шулай ук Марицаның беренче никахыннан булган улын кабул иткән). Шул ел башында Мириам Кордейрудан никахтан тыш кызы Луриан туган. Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia