Минзәлә гимназиясе
Минзәлә гимназиясе — Татарстанның Минзәлә шәһәре муниципаль бюджет гомумбелем оешмасы. 1998 елның сентябрендә ачыла. Изыскательләр урамы, 3/15б йорты бинасында урнашкан. ТарихМәктәпне 1998 елда Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев ача. Гимназиянең беренче мөдире булып Татарстанның атказанган укытучысы, “Белем бирү йортларының иң яхшы директоры” Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе Хәлимова Гөлфия Котдусовна билгеләнә. Мәктәп ачылганда, ул Татар гимназиясе дип йөртелә. 104 укучы белән ачыла. Минзәлә шәһәре гимназиясе Милли мәгарифне үстерү буенча ресурс үзәге булып тора. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән гимназия арасында проектны тормышка ашыру буенча план төзелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Educare Cooperative Limited Cингапур компаниясе белән килешү төзү нәтиҗәсендә “Татарстан Республикасында Белем Бирүне камилләштерү” проекты кысаларында 2014нче елның 27нче гыйнварыннан Минзәлә гимназиясе Өстенлекле Мәктәп (Школа Превосходства) статусы алды. Мәктәп турындаГимназиянең миссиясе – актив, иҗади, оригиналь, стандарт булмаган фикер йөртүче, өч тел үзләштереп (татар, рус, инглиз) ирекле аралаша алган яшь буын тәрбияләү. Бүгенге көндә гимназия гомуми мәйданы 2328,5 кв.м булган яңартылган бинада. Укыту һәм тәрбия процессын алып бару өчен монда бөтен шартлар да булдырылган:
Районның бик күп авылларыннан килеп укучы балалар өчен автобус маршрутлары төзелгән. Моны да карагызИскәрмәләрТышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia