Шәмәрдән лицее
Шәмәрдән лицее — Татарстанның Саба районы Шәмәрдән авылындагы лицей. Лицей 1922 елда башлангыч тимер юл мәктәбе буларак ачыла. ТарихыБашлангыч мәктәп аерым өйдә урнашкан. Мәктәп тимер юлчылар профессиональ участогы карамагында була.Мәктәпнең беренче мөдире һәм укытучысы Яковлев Константин Александр улы була.1922 нче елда 1,2 сыйныфлар,ә 1923 нче елда 1,2,3 сыйныфлар ачыла.1924 нче елның гыйнварена кадәр укучылар саны 17 гә җитә.Тимер юлчыларның балалары -9,ә калганнары башка авыллардан килеп укыйлар.1924 нче елның гыйнваренда укучылар саны аз булу сәбәпле мәктәп ябыла.Шәмәрдәндә мәктәп яңадан 1928 нче елда ачыла.Тимер юл клубы янындагы өйдә 1,2,3 сыйныфлар ачыла.1930-1931 нче уку елында башлангыч мәктәп казан урнаштырылган бинага урнаша.1934 елдан параллель сыйныфлар барлыкка килә. Бу елларда укытучы Бурцев Павел Александр улы була.Шәмәрдән мәктәбе җидееллыкка әверелә.1939-1940 нчы уку елында җидееллык мәктәпнең директоры итеп Цитронов Василий Василий улы билгеләнә. 1929 нчы елда ике катлы “Креcтьян өе” төзелә.Сугыш башланыр алдыннан бу бина мәктәпкә тапшырыла. Бу мәктәптә 214 укучы, ә укытучылар коллективы 7-8 укытучыдан тора. Фашистлар безнең илебезгә ерткычларча басып керәләр һәм дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана.Шәмәрдән җидееллык мәктәбе директоры Цитронов Василий Василий улы Бөек Ватан сугышына китә һәм батырларча һәлак була.Сугыш вакытында эвакуацияләнгән өлкәләрдән дә Шәмәрдән бистәсенә балалар китерелә, шунлыктан бистәдә балалар саны арта һәм урта мәктәп ачыла. 1941-1945нче елларда урта мәктәп директоры Аржанов Николай Григорий улы була.Бу вакытта укыту эшләре буенча директор урынбасары булып Сонгелеева София Йосыф кызы эшли.Сугыш беткәннән соң эвакуацияләнгән балалар туган якларына кайтып китәләр, шунлыктан бистәдә балалар саны кимү сәбәпле мәктәп җидееллык укытуга кала.Өлкән сыйныфлар кичке мәктәпкә күчерелә. 1945 елдан мәктәпне Гиматов Малик Шиһап улы җитәкли. 1957-59 нчы елларда урта мәктәпнең яңа бинасы интернат мәктәп нигезендә 1 нче номерлы яңа бина төзелә.Аннары 1959 нчы елның башында ике катлы иске бина укучылар һәм техник хезмәткәрләр көче белән күчерелә һәм 2 нче номерлы бина төзелә. 1954 нче елда урта мәктәпнең беренче чыгарылышында ике сыйныф чыгарыла.Өлгергәнлек аттестатын 36 укучы ала. 1972 нче елда Шәмәрдәндә яңача җиһазландырылган, техник чаралары булган кабинетлы, ике компьютер сыйныфлы,китапханәле,музейлы, ашханәле,медицина кабинетлы яңа мәктәп төзелә.Бу мәктәпнең директоры итеп Хәмзин Шәүкәт Әнвәр улы билгеләнә. Мәкәптә 1144 укучы белем ала,шуларга 120 укытучы белем бирә.Мәктәптә төрле чаралар,спорт ярышлары, кызыклы кешеләр белән очрашулар үткәрелә.1977 нче елда мәктәптә лингафон кабинетлары,ә 1985 нче елда компьютер сыйныфлары була. Хәзерге торышы2004 нче ел- Шәмәрдән урта мәктәбе тарихында күренекле урын алып тора. Менә шушы елдан Шәмәрдән урта мәктәбе аерым предметларны тирәнтен өйрәнү мәктәбе итеп үзгәртелә. Анда 1000 укучы белем ала.Мәктәптә профессиональ әзерлекле,иҗади коллектив эшли.Шулар арасында: 4 се Татарстан Республикасының атаказанган укытучысы; 8 укытучы “ Почетный работник общего образования” күкрәк билгесенә; 6 укытучы “ За заслуги в образовании” күкрүк билгесе исемнәренә лаек була. Хәзерге көндә лицейда 726 укучы белем ала. 83 педагог эшли.
Белем бирүдә безнең профиль: социаль-экономик Безнең уңышлар
Шулай ук карагызИскәрмәләрТышкы сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia