Новотроицк мәктәбе
![]() Новотроицк мәктәбе (рус. Муниципальное Бюджетное Образовательное Учреждение Новотроицкая средняя образовательная школа) - Татарстан Республикасы Тукай районы Новотроицк авылында урнашкан мәктәп. Новотроицк мәктәбеXIX гасырның икенче яртысы - чиркәү мәхәлләсе 1915 ел - дүртьеллык башлангыч мәктәп 1961 ел - җидееллык яңа мәктәп агач бина ачыла 1962 - 1973 еллар - сигезьеллык укуга күчә. 1963 ел - беренче чыгарылыш 1978 ел-мәктәпнең яңа бинасы төзелә. 1981 елның февраль аеннан - Новотроицк урта мәктәбе, яңа 460 урынлык таш бина ачыла. 1981-2000 еллар -Новотроицк урта мәктәбе 2000-2011 еллар - "Новотроицк урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль белем бирү учреждениесе 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр - "Новотроицк урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 2017 ел - мәктәпкә капиталь ремонт ясала. ТарихыНовотроцк мәктәбе - XIX гасырның икенче яртысыннан бирле билгеле. Мәктәп чиркәү янында салына, башта чиркәү мәхәлләсе булып санала. XIX гасыр азагында Пушкова Александра Егоровна укытучы булып эшли, балалар укыта. XX гасыр башында укучылар саны арта. Укытучылар кирәк була. А.М.Попованы , Ольга Васильенаны (фамилиясе билгесез) авылга укытучы итеп җибәрәләр. 1915 елда мәктәп дүртьеллык башлангыч мәктәпкә әйләнә.Мәктәптә дини дәресләр белән беррәттән башка фәннәр дә укытыла. 1918 елда Попова А.М. акгвардиячеләр белән китә, ә Пушкова А.Е. күп еллар шушы мәктәптә эшләвен дәвам итә. 5 -6 нчы сыйныфны Новотроицк авыл җирлегенә кергән Суровка мәктәбе,ә теләгәннәр 7 нче сыйныфны Яр Чаллы шәһәрендә укуны дәвам итә алалар 1961 елда Новотроицк авылында яңа җидееллык мәктәп ачыла.Укучылар 1960-1961 нче уку елының 2 чирегеннән шушы бинада Новотроицк, Суровка, Кумыс, Шанхай авылларыннан килгән балалар укый башлыйлар. Укулар бер сменада оештырыла. 1969 елда КамАЗ төзелешенә килүчеләрнең балалары хисабына мәктәптә укучылар саны арта. 1971 елда 500 гә җитә. Мәктәп ике сменалы укуга күчә. 1973 ел да Суровка сигезьеллык мәктәбе - Суровка урта мәктәбенә һәм Новотроицк сигезьеллык мәктәбенә таркала. Суровка урта мәктәбе өчен яңа бина төзелә. 1978 елда мәктәпнең яңа бинасы төзелә. 1980 ел - Суровка урта мәктәбе һәм Новотроицк сигезьеллык мәктәбе Новотроицк урта мәктәбенә берләштерелә. 1981 елның феврале - 460 урынлык яңа таш бинага күчә. "Новотроицк урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесебүгенге көндә дә әлеге бинада эшен дәвам итә. Җитәкчелек
Мәктәп тормышы
Педагогик эшчәнлекләрен Новотроицк мәктәбенә генә багышлаган укытучылар
БүгенгесеБүгенге көндә 230 укучы укый. 21 укытучы укыта. Мәктәптә рус , татар, таҗик, үзбәк, украин, башкорт милләтеннән булган балалар укый. Уңышлар2017 ел - "Бердәм сыйныф серләре" ата-аналар комитетының республикакүләм конкурсында җиңүче (хезмәт юнәлеше) 2018 ел - "Бердәм сыйныф серләре" ата-аналар комитетының республикакүләм конкурсында призер (социаль юнәлеш) 2019 ел - татар теле һәм әдәбият укытучы Маликова Инсия Фиркатъ кызы "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2019" Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, 2 урын. Моны да карагызИскәрмәләрЧыганаклар
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia