Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе
Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе (рус. Республиканская премия имени Ильгама Шакирова) — җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән башкаручыларны бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2020 елның 22 августында гамәлгә кертелгән республика премиясе. РСФСР халык артисты (1983), Тукай премиясе лауреаты (1970) җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (1935 —2019) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган. Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырыла. ![]() ТарихТатарстан хакимиятенең татар җырчылары өчен Илһам Шакиров исемен йөртәчәк музыкаль премияне гамәлгә куярга ниятләве турында Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев республика Дәүләт Советының кече утырышлар залында узган татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиянең беренче утырышында чыгыш ясаганда хәбәр итә[1]. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2020 елның 22 августында кабул иткән 723нче карары нигезендә гамәлгә кергән[2]. МаксатыҖыр сәнгате (Вокал сәнгать) эшлеклеләренең иҗади потенциалын стимуллаштыру, милли җыр (вокал) традицияләрен саклау, җыр (вокал) сәнгатендә югары осталыкка ирешкән өчен дәүләт бүләкләре бирү[3]. КритерийПремия җырчы-башкаручыларга милли җыр сәнгате өлкәсендә югары иҗтимагый танылу алган иң күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар җыр мәдәниятенең халыкчан традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокаль иҗатны үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә. КомиссияПремияләр бирүне Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру буенча комиссия (комиссия рәисе Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев, рәис урынбасары ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова) оештыра. Комиссия премия алуга намзәтләрнең гаризаларын карый һәм исемлекне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына карар чыгару өчен әзерләп бирә[4] НоминацияләрПремияләр шәхси характерда була (аерым кешеләргә бирелә) һәм 3 номинациядә тапшырыла:
Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе бер шәхескә ике мәртәбә бирелә алмый. Шулай ук коллективлар, вафат булган башкаручылар премиягә намзәт итеп күрсәтелә алмый. Премия бирелгән елны сәнгать-мәдәният өлкәсендә башка дәүләт премияләре алган шәхес Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә намзәт була алмый. Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә намзәтләрне Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан иҗтимагый һәм фәнни оешмалар, мәдәният һәм мәгариф оешмалары (хезмәт коллективлары җыелышларында, коллегия, президиум, идарә, сәнгать шурасы һәм гыйльми шура утырышларында) тәкъдим итә ала. Шәхес үзен-үзе дә премиягә тәкъдим итәргә мөмкин. Премия тапшыруИлһам Шакиров исемендәге Республика премиясе алган шәхесләргә «Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты» исеме бирелә, акчалата бүләк, диплом, «Премия лауреаты» дигән почетлы билге һәм әлеге билгенең таныкнамәсе тапшырыла. Премияләр тантаналы рәвештә ике елга бер мәртәбә Илһам Шакиров туган көнне — 15 февральдә тапшырыла. Лауреатлар
Искәрмәләр
Сылтамалар
ИскәрмәләрМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia