Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе
Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе (рус. Республиканская премия имени Ризаэддина Фахреддина) ― Татарстан Республикасында милли мәгариф өлкәсендә 2005 елдан гамәлдә булган республика премиясе.[1] Премия Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясен бирү комиссиясе тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә бирелә. ![]() Тарих2005 елның 7 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе турында» 329нчы номерлы карары белән Татарстан Республикасында милли мәгарифне камилләштерү һәм алга таба үстерү, бөек татар мәгърифәтчесе һәм педагогы Ризаэддин Фәхреддиннең (1859―1936) педагогик мирасын тирәнрәк өйрәнү һәм киң куллану, шулай ук педагогик коллективларны һәм мәгариф хезмәткәрләрен матди һәм әхлакый яктан стимуллаштыручы ролен көчәйтү максатларында Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Республика премиясе булдырылган.[2] СтатусЕл саен ике премия: берсе (70 мең сум күләмендә беренче премия) ― педагогик коллективларга һәм икенчесе (35 мең сум күләмендә икенче премия) — Татарстан Республикасының мәктәпкәчә, өстәмә, гомуми урта, башлангыч һөнәри, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә тапшырыла. Премиягә лаек булган кешеләргә, коллективларга Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты дипломы, күкрәк билгесе һәм тиешле акчалата сумма тапшырыла. Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе бөек татар мәгърифәтчесе һәм педагогы Ризаэддин Фәхреддинның педагогик мирасын кулланып, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүдә, тормышка һәм хезмәткә әзерләүдә; милли мәгариф учреждениеләре өчен укыту-методик әсбаплар, дәреслекләр әзерләүдә; милли мәгариф өлкәсендә оригиналь фәнни хезмәтләр булдыруда казанышлары өчен бирелә.[3] Премия Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясен бирү комиссиясе тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә бирелә. Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясен бирү комиссиясе составына аның рәисе, рәис урынбасары, секретаре һәм мәгариф өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы галимнәр, педагоглар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре арасыннан сайланган 9-11 комиссия әгъзасы керә. Комиссия рәисе булып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры тора. Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясенә кандидат 2 тапкырдан артык тәкъдим ителми. Премиягә шәхси һәм коллектив эшләр дә тәкъдим ителергә мөмкин. Премия ел саен 17 гыйнварда, Ризаэддин Фәхреддиннең туган көнендә тапшырыла. Күкрәк билгесе тасвирламасыРизаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясенең күкрәк билгесе тасвирламасы ТР Министрлар Кабинетының 2005 елның 7 июлендәге 329 номерлы карары белән расланган. Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясенең күкрәк билгесе медальгә охшаган, аның асмасы (подвескасы) диаметры 30 мм һәм калынлыгы 2,5 миллиметрга кадәр булган түгәрәк формасында. Аверсның үзәгендә Ризаэддин Фәхреддин рәсеме һәм «Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика бүләге» дигән язу урнашкан. Асма (подвеска) тышкы периметры буенча калкып торучы ободок белән каймаланган. Билгедәге бөтен сурәтләр кабарынкы итеп эшләнгән. Асманың (подвеска) реверсы үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт гербы сурәте һәм «Республиканская премия имени Ризаэддина Фахреддина» дигән язу урнашкан. Хәрефләр кабарынкы формада. [4] Бүләккә ия булучыларМоны да карагыз: Төркем:Ризаэддин Фәхреддин премиясе лауреатлары Бүләкләнүчеләр арасында — Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты — вузда Ризаэддин Фәхреддин мирасын фәнни өйрәнү лабораториясе оештырган һәм әлеге юнәлештә ирешкән уңышлары өчен.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia