Бакый Урманче премиясе![]() Бакый Урманче премиясе (Бакый Урманче исемендәге премия) — Татарстанның дәүләт бүләге. Сынлы сәнгать, графика, сыннар, гамәли сәнгать өлкәсендә иҗат ителгән һәм яңалыгы, үзгә автор өслүбе, үзенчәлеге белән аерылып торучы сәнгать әсәрләре өчен 2 елга 1 мәртәбә бирелә. Беренче һөнәри татар рәссамы — сынчы Бакый Урманче (1897-1990) исемен йөртә. ![]() ![]() Тарихы![]()
Статут
Сынлы сәнгатьКуелган сәнгати бурычы автор тарафыннан оста итеп ачылган, көчле ышандыру көченә ия булган, югары сыйфатта, төрле техникада һәм жанрда эшләнгән сынлы сәнгать әсәрләре, монументаль корылмалар эскизлары, сәхнә бизәү графикасы әсәрләре карауга кабул ителә. ГрафикаГрафик әсәрләрнең (каләм, күмер, сангина, пастель, акварель, гуашь белән ясалган) төп нөсхәләре дә, төрле басмаларда (китап, матбугат һ.б.ш.) нәшер ителгән әсәрләр дә, каллиграфия әсәрләре дә карауга кабул ителә. Әсәрнең нәфислеге, сәнгать ягыннан төгәллеге, шулай ук авторның сайлаган коралының табигатен тулы ача алуы, аның ярдәмендә куелган сәнгати бурычны оста итеп чишүе бәяләнә. СкульптураТөрле жанрдагы әсәрләр: мәһабәт скульптура әсәренең проекты, әзер сыннар, вак пластика, медаль сәнгате (акча, медаль һ. б.) үрнәкләре карала ала. Кулланылган материал (таш, металл, агач, керамика, сөяк, сәнгати тимер, нәфис киез, зәркан) хасиятләренең тулы файдаланылуы, терелеге югары бәяләнә. Гамәли сәнгатьБизәү сәнгатенең төрле әсәрләре: керамика, пыяла, сәнгати металл, зәркан, нәфис киездән эшләнгән, тукылган, агачтан кисеп ясалган хезмәтләр карала ала. Милли сәнгать үрнәгенә иярү, шулай ук яңалык кертү хуплана. Сәнгать белеме (теория, тәнкыйть)Сынлы сәнгатьнең тарихы, теориясе, хәзерге торышына багышланган, замана кешесен һәм тулаем җәмгыятьне яңа мәдәни белем белән баетырдай яки сынлы сәнгать осталарының иҗат мөмкинчелеген көчәйтердәй фәннни хезмәт (хезмәтләр тупланмасы) карала ала. Сәнгать белгеченең үз ихтыяры белән эшләнгән (мәдәният оешмалары һәм фәнни-тикшеренү институтлары планына кермәгән) хезмәтләр генә карала. Б. Урманче премиясе лауреатларыМоны да карагыз:Төркем:Бакый Урманче премиясе лауреатлары 2025 ел
Сылтамалар
Искәрмәләр
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia