Ринат Галиев (1939)
Красноярск предприятиесе җитәкчесе белән бутамагыз. Ринат Галиев, Ринат Гыймаделислам улы Галиев (Ринат Гимаделисламович Галиев (Галеев); 1939 елның 13 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлмәт районы, Шарлама ― 2007 елның 23 октябре, РФ, ТР, Әлмәт) ― нефтьче, техник фәннәр кандидаты, КПССның Әлмәт шәһәр комитетының беренче сәркатибе (1983―1990), «Татнефть» АҖ генераль директоры (1990―1999), РСФСР Югары Советы (1990―1993), ТАССР Югары Советы (1986―1990), ТР Дәүләт Советы (1995―1999) депутаты, ТР фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1994), РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре (1993), Татарстан АССРның (1982), Башкортстанның (1998) атказанган нефтьчесе, Әлмәт (1993), Баулы шәһәрләренең һәм Җәлил бистәсенең мактаулы гражданины[1]. Тәрҗемәи хәле
1939 елның 13 гыйнварында Татарстан АССР Әлмәт районы (Сөләй авыл җирлегенә[d] керүче) Шарлама авылында туган[2]. 1947―1954 елларда Шарлама башлангыч, Сөләй җидееллык мәктәпләрендә белем алган. 1954―1957 елларда Октябрьскийда нефть техникумында (хәзерге С. И. Кувыкин исемендәге нефть көллияте[3]) «Нефть һәм газ ятмалары геологиясе һәм разведкасы белгечлеге» буенча укыган[4]. 1959―1962 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. 1962―1967 елларда Уфа нефть институтында «Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү технологиясе һәм комплекслы механизациясе» белгечлеге буенча укыган. Хезмәт юлыХезмәт эшчәнлеген «Әлмәтнефть» идарәсендә скважиналарны тикшерү буенча оператор булып башлаган. 1967―1970 елларда ― «Җәлилнефть» нефть-газ табу идарәсендә (НГДУ) мастер, нефть табу буенча участок башлыгы, нефть промыселы өлкән инженеры, смена башлыгы. 1970―1972 елларда ― «Җәлилнефть» идарәсендә партком секретаре. 1972―1974 елларда ― КПССның Әлмәт шәһәр комитетының икенче секретаре. 1974―1977 елларда ― «Татнефть» җитештерү берләшмәсенең генераль директоры урынбасары. 1977-1983 елларда ― «Әлмәтнефть» нефть-газ табу идарәсе (НГДУ) башлыгы. 1983-1990 елларда ― КПССның Әлмәт шәһәр комитетының беренче секретаре. 1990―1999 елларда ― «Татнефть» АҖ генераль директоры. «Татнефть» компаниясенең, республиканың нефть тармагын, Әлмәт шәһәрен үстерүдә мөһим роль уйнаган [5]. 1998―1999 елларда ― «Түбәнкаманефтехим» АҖ генераль директоры[6]. 1999 елдан ― «Девон-Кредит» банкының Директорлар советы рәисе. Техник фәннәр кандидаты, «Углеводород чималының калдык запасларын эшләп чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыру» темасына докторлык диссертациясе язган[7]. РАЕН академигы. 63 фәнни хезмәт һәм 18 уйлап табу авторы һәм автордашы[8]. Илнең һәм республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашкан. РСФСР халык депутаты, ТАССР Югары Шурасы, Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты итеп сайланган. КПССның XXVII съезды делегаты булган. 2007 елның 23 октябрендә 69нчы яшендә кинәттән вафат булган[9]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Иганәчелек
Кызыклы факт1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының I Съездында «РСФСРның дәүләт суверенитеты турында Декларация»не кабул итүгә каршы тавыш биргән (барлыгы 13 депутат каршы тавыш биргән)[11]. Шәхси тормышыХатыны, ике кызы, оныклары: берсе Руслан (Шурупин)[12]. Хәтер![]()
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia