Гомәр Саттаров

Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 2 июль 1932(1932-07-02)[1]
Туу урыны Мулла Иле, Норлат районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР[2]
Үлем датасы 26 август 2020(2020-08-26)[3] (88 яшь)
Үлем урыны Казан, Россия
Балалар Айвар Саттаров
Һөнәр төре галим, университет профессоры
Эшчәнлек өлкәсе филология
Эш урыны Казан (Идел буе) федераль университеты[4][2][5] һәм Д. И. Менделеев исемендәге Тубыл педагогика институты[d][2]
Әлма-матер В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты[2] һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә профессор[d][2]
Академик дәрәҗә филология фәннәре докторы[d][4] (5 март 1975)
Укытучылары Мирфатыйх Зәкиев
Бүләкләр

Гомәр Саттаров — күренекле тел галиме, Казан ономастика мәктәбенә нигез салучы, шагыйрь, публицист филология фәннәре докторы, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, күпсанлы гыйльми китаплар авторы.

Тәрҗемәи хәле, эшчәнлеге

Гомәр Фәйзрахман улы Саттаров 1932 елның 2нче июлендә Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туа.

1950-1955 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Укуны тәмамлагач, Тубыл дәүләт педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли.

1959-1962 елларда профессор М.З. Зәкиев җитәкчелегендә аспирантура үтә. 1962 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында эшли.

1963 елда «Җирле диалект шартларында 5-8 класс укучыларының тел культурасын үстерү» дигән темага кандидатлык һәм 1975 елда «Татарстан АССРның антропонимнары» дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.

1967 елдан доцент; 1981 елдан профессор;

1994-1999 елларда татар теле кафедрасы мөдире.

2020 елның 26 августында хастаханәдә вафат булган. Туган авылы Мулла Иле авылында дәфен ителгән[6][7].

Гомәр Фәез улы Саттаров берничә Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнгән. Кол Гали исемендәге Халыкара премиясе лауреаты.

Хезмәтләре

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Шулай ук карагыз

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya