Сюмси районы
Сөмсә районы (рус. Сюмсинский район, удм. Сюмси ёрос) — Удмуртиянең көнбатышында урнашкан муниципаль район. Административ үзәге — Сөмсә авылы. ГеографияЧиктәшлек
Районның көньяк өлеше Көлмез түбәнлегендә, ә көньяк өлеше - Тыловай калкулыгында урнашкан. Район территориясендә 114 елга ага, аларның иң зрусы - Көлмез, Нократ кушылдыгы. Тарих1929 елның 10 июнендә элекке Нократ губернасы Малмыж өязе Сөмсә вулысы Вәтәк автономияле өлкәсе составына тапшырылган, ә 15 июльдә Сөмсә районына үзгәртеп оештырылган. 1932 елда, Яңа Мултан районы юкка чыгару аркасында аның өлешләре (3 авыл советы) Сөмсә районына кергән. 1963 елда район юкка чыгарыла, ә аның территориясе Ува авыл районы һәм Ува сәнәгать районы арсында бүленгән. 1965 елның 12 гыйнварында яңадан барлыкка килә. Халык
Милли состав: удмуртлар — 37 %, руслар — 55 %, татарлар — 3 % (2002 җанисәбе буенча). Административ бүленеше
Социаль инфраструктура16 мәктәп, 11 балалар бакчасы, 1 балалар иҗаты үзәге, 2 балалар сәнгать үзәге, №34 профессиональ училищесы; 2 хастаханә, 2 амбулатория, 19 фельдшер-акушерлык пункты. Шулай ук 1 мәдәният йорты, 17 китапханә һәм балалар йорты эшли. Икътисад
Транспорт: «Казан—Малмыж—Пермь—Екатеринбург» юл район аша уза. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia