Александр Патраков (Александр Михаил улы Патраков, рус.Александр Михайлович Патраков) – театр рәссамы, Качалов театры баш рәссамы (1997 елдан), РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), Татарстанның халык рәссамы (2002), Тукай премиясе лауреаты (2000).
Тәрҗемәи хәле
1948 елның 22 сентябрендә Чиләбедә туган. Свердловск сәнгать укуханәсенең педагогика бүлеген (1969), «драма театры рәссамы» белгечлеге буенча Луначарский исемендәге ГИТИСның югары режиссёрлык курсларын (А.П. Васильев курсы) (1973) тәмамлаган.
2000 — «Өч бакырлык опера» (Трёхгрошовая опера) Б. Брехт.
2001 — «Вернье йорты сере» (Тайна дома Вернье), Роберт Том- Агата Кристи.
2002 — «Америка фахишәсе яки исерек әти белән Россия буйлап сәяхәт» (Американская шлюха или путешествие по России с папой-алкоголиком) Ираклий Квирикадзе (18 +).