Михаил Галицкий — гаҗәеп актёр осталыгы булган, киң иҗат диапазонына ия драма артисты. 22 ел эшләү дәверендә Казанның һәм Россиянеңиң борынгы театрларының берсендә әйдәүче артистка әйләнде. Аның иҗаты темпераменты, шаккаткыч музыкаль сәләте, эксцентрикага һәвәслеге, режиссёр куйган бурычны төгәл үтәп, уйнаган каһарманының холкын төгәл сызыклар белән бирә алу сәләте булу белән аерылып тора.
Казан сәнгать академиясендә һәм Казан энергетика университетының «Сдвиг по фазе» эксперимент театрында шәкертләргә актёр серләрен өйрәтә, алар белән «Болакта» Яшьләр театрында Алексей Дударевның «Рядовойлар», Степан Лобозеровның «Табигатьтә кечкенә тамаша» спектаклен куя.[3][4]
Печенкин — «Соңгы коммунист» (Последний коммунист) В. Золотуха.
Мочалкин — «Алтын фил» (Золотой слон) А. Копков.
Тевье — «Түбәдәге скрипкачы» (Скрипач на крыше) Шолом-Алейхем-Д. Бок, Д. Стайн.
Симеонов-Пищик — «Чия бакчасы» (Вишнёвый сад) А. П. Чехова.
Пичем — «Өч бакырлык опера» (Трёхгрошовая опера) Б. Брехт-К. Вайль.
Федор-«Ленин» — «Америка фахишәсе яки исерек әти белән Россия буйлап сәяхәт» (Американская шлюха или путешествие по России с папой-алкоголиком) Ираклий Квирикадзе (18 +).
Чекалинский — «Пики дамасы» (Пиковая дама) А. С. Пушкин.
Мишель Старо — « Вернье йорты сере» (Тайна дома Вернье) Роберт Том-Агата Кристи.
Тимофей — «Чит кеше белән гаилә сурәте (Семейный портрет с посторонним) С. Лобозёров.