Альберт Әсәдуллин (виолончелист)
Альберт Әсәдуллин, Альберт Әхәт улы Әсәдуллин (1946 елның 16 октябре, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Казан—2020 елның 11 июле, РФ, ТР, Казан) — музыкант (виолончелист), педагог. Профессор. РФ атказанган (2006), ТР халык (2000) артисты. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). М. Җәлил (1987) һәм Тукай (2002) премияләре лауреаты. Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире (2010). Тәрҗемәи хәле1946 елның 16 октябренда Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясен (1973), Ленинград консерваториясендә аспирантура (1976) тәмамлаган. Хезмәт баскычлары1980 елдан — Казан дәүләт консерваториясендә виолончель сыйныфында укыта, 2000 профессор, 2004 альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы мөдире. 1980 елдан — Казан консерваториясенең кыллы квартеты (1996 елдан Татарстанның дәүләт кыллы квартеты) виолончелисты. 2020 елның 11 июлендә Казанда вафат[2]. ИҗатыТатарстан дәүләт кыллы квартеты белән Алмания, Франция, Финляндия, Һолландия, Чехия, Италия, Словакия, Бөекбритания, АКШ, Япония, Австралия, Малайзия, Һиндстан, Күвәйт, Сүрия, Согуд Гарәбстаны, Төркиядә гастрольләрдә була. Түбән Новгородда (2005), Йошкар-Олада (2007), Яр Чаллыда (2007), Казанда (2000-2008) мастер-класслар үткәрә.[3] Кыллы уен коралларында уйнаучыларның республика конкурсы, Ижау) (2004, Түбән Новгород (2005), Казан (2006), Йошкар-Ола (2007), Яр Чаллы (2008) шәһәрләрендә узган бәйгеләрдә жюри әгъзасы була. Аудиоязмалары
Шәкертләре
Хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ИскәрмәләрСылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia