Марат Зарипов (1956)
Икътисадчы Марат Зарипов (1972) белән бутамагыз. Марат Зарипов (Марат Нәби улы Зарипов) – музыкант (скрипка), педагог. РФ атказанган артисты (2006). ТР халык артисты (1999). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). М. Җәлил (1987) һәм Тукай (2002) премияләре лауреаты. Казан дәүләт консерваториясе профессоры (2010). Тәрҗемәи хәле1956 елның 1 июнендә Литвада, Капсукас шәһәрендә туган. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбен (көллият) (1974), Казан дәүләт консерваториясен (1979), Казан консерваториясендә аспирантура (1981) тәмамлаган.
ИҗатыТатарстан дәүләт кыллы квартеты белән Алмания, Франция, Финляндия, Һолландия, Чехия, Италия, Словакия, Бөекбритания, АКШ, Япония, Австралия, Малайзия, Һиндстан, Күвәйт, Сүрия, Согуд Гарәбстаны, Төркиядә гастрольләрдә була. Нижгарда (2005), Йошкар-Олада (2007), Яр Чаллыда (2007), Казанда (2000-2008) мастер-класслар үткәрә.[1] 1997 елдан Сембер шәһәрендә узучы «Яшь сәләтләр - яңа исемнәр» (Юные дарования - новые имена) өлкә бәйгесендә жюри рәисе була. Репертуарында Гайдн, Моцарт, Бетховен, Бородин, Чайковский, Рахманинов, Прокофьев, Шостакович, Гобәйдуллина, Денисов, Җиһанов, Әхмәтов, Еникиевның кыллы квартетлары. Аудиоязмалары
Хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ИскәрмәләрСылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia