Геннадий Стефановский
Геннадий Стефановский, Геннадий Алексей улы Стефановский (белар. Генадзь Аляксеевіч Стэфаноўскі, 1918 елның 8 октябре Вятка губернасы, Посегово — 1991 елның 7 апреле, Татарстан, Әлмәт) — рәссам, Әлмәт рәсем сәнгать мәктәбе директоры (1966-1987), Әлмәт картиналар галереясын оештыручы һәм беренче (1975—1987 елларда) җитәкчесе. Татарстан АССР (1976) һәм РСФСР (1987) атказанган мәдәният хезмәткәре[1]. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Тәрҗемәи хәле![]() ![]() 1918 елның 8 октябрендә Вятка губернасы (хәзерге Киров өлкәсе) Киров районы Посегово авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. «Киров рәссамы товариществосы» студиясендә белем ала. 1941-1945 елларда Карелия фронтында алман-фашист илбасарларына каршы сугышта катнаша. Хезмәт юлы
ИҗатыБала вакытыннан ук рәсем ясау, рәсем сәнгате белән мавыга. Графика һәм сынлы сәнгать өлкәсендә эшли. Әлмәттә берөзлексез иҗат белән шөгыльләнә. Татарстанның нефть якларын гәүдәләндергән уннарча картина язды. Әлмәт картиналар галереясенең бинасын төзүгә, әсәрләр тупламасын булдыруга зур көч куйды[2]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
![]() Хәтер
Искәрмәләр
Чыганаклар
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia