Касыйм татарлары
Касыйм татарлары (үзатамалары кәчим, кәчим татарлары) — Pоссиянең Рязань өлкәсендә урнашкан Касыйм шәһәрендә һәм тирә-як авылларында урнашып яшәгән татарлар. Элеккеге Касыйм ханлыгы территориясендә формалашканнар. ТарихКасыйм татарларының формалаша башлавы 15 йөз башында Мәскәү дәүләте территориясендә Касыйм ханлыгы барлыкка килү белән бәйле. Аларның этник формалашуларында казан татарлары, мишәрләр, кыпчаклар һәм нугайлар, өлешчә фин-угыр кабиләләре (мордвалар) катнашкан[1]. Касыйм татарлары Рус дәүләтенең эчке һәм тышкы тормышында актив катнашканнар: сугышларда рус гаскәре составына кушылганнар, дәүләтнең көньяк чикләрен күчмә халыклар һөҗүменнән саклауда мөһим роль уйнаганнар[2]. Касыйм халкының нәселен дәвам иттерүче бүгенге татарлар Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәренең иске татар бистәсендә һәм шәһәр тирәсендәге авылларда яшиләр. Алар татар теленең урта диалект дип йөртелгән казан диалектының касыйм, шулай ук шактый күләмдә мишәр сүзләре кушып бостан сөйләшендә сөйләшәләр, ислам динен тоталар, үзләренә хас аерымлыклары белән гомуми татар матди һәм рухи мәдәниятен тәшкил итәләр. Касыйм татарлары элек берничә катлауга бүленгән булган:
Касыйм татарларының белем дәрәҗәләре югары булган. Касыймда «Аң», «Чалгы» газеталары нәшер ителгән. Касыйм татарлары арасыннан татар халкы тарихында беренче хатын-кыз математик, Сорбонна университетын тәмамлаган Сара Шакулова, җырчы, педагог Зөһрә Бәйрәшева һ.б. чыккан[4]. Чыганаклар
Әдәбият
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia