Санкт-Петербург татарлары
Санкт-Петербург татарлары — Санкт-Петербург шәһәрендә вакытлыча яки даими яшәүче татар милләтенең җыелма исеме. 2010 елда халык санын алу күрсәткечләре буенча шәһәр территориясендә 30857 татар яши, бу сан Петербург халкының 0,63 % ын тәшкил итә[3][4]. Формаль рәвештә, ул украиннар һәм беларуслардан соң өченче зур диаспора булып санала, ләкин чынлыкта ул Үзбәкстаннан һәм Таҗикстаннан легаль булмаган мигрантлар күп булу (алар саны миллион кешегә җитәргә мөмкин) сәбәпле чынлыкта 5—6 урында булырга мөмкин[5][6][7][8]. СанТатар җәмәгатен, немец яки фин белән беррәттән, иске буларак санау кабул ителә, гәрчә патша Россиясе заманында ул чагыштырмача аз булса да, совет чорында шактый артса да, СССР таркалганнан соң әкренләп кими бара:
ТарихПатша РоссиясеТатар җәмгыяте тарихы, асылда, шәһәр төзелеше белән бергә, булачак шәһәр урынына меңләгән эшчеләр, шул исәптән Петропавловск ныгытмасын төзүдә катнашан тататарлар да килгән вакытта башлана[17][18][19]. Озак вакыт дәвамында алар шактый кечкенә һәм ябык җәмәгатьне тәшкил иткән һәм шул рәвешле үз традицияләре белән ныклы элемтәне саклап кала торганнар. Татарларның күпләп яшәү урыны булып Петроград ягы булган. Христианлыкны кабул иткән татарлар карьера үсешенә һәм рус җәмгыятендә тормышка ирешү мөмкинленә ия булганнар; шуңа да карамастан мөселманнарга яки «магометян»нарга хөрмәт белән карау кабул ителгән була. Аерым алганда, армиядә татарларга дини йолаларны үтәргә һәм җомга көннәрендә ял итәргә рөхсәт ителә[20], шулай ук аларга тәре сурәтләре төшерелмәген башка махсус орденнар бирелгән[21]. ![]() Күп кенә татарлар тукыма товарлары, күн, келәмнәр һ.б. сәүдә белән шөгыльләнә, ә соңрак алар ипи, күн һәм тоз белән сәүдә итүне тулысынча контрольдә тоталар. Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре шәһәрдә тимер юл рестораннары һәм буфетлар челтәрен үстерәләр. Күпчелек элита рестораннары татарларныкы булганлыктан, шәһәрдә татар официантларына мода керә; кайбер рестораннарда официантларның исемнәрен үзгәртеп, аларны татарлар итеп алдау очраклары да мөмкин булган[21] . Гадәттә, татарлар староста җитәкчелек иткән 10—30 кешелек әртилләр белән яшәгәннәр. Татарларда Ислам кануннары буенча алкоголь куллануга катгый тыю гамәлдә була, әгәр кеше исерек булып әртилгә әйләнеп кайтса, кагыйдә буенча, башта ул сүзле кисәтү алган, икенче тапкыр аны бәйләләгәннәр һәм кыйнаганнар, ә өченче тапкыр әртилдән куып чыгарганнар[21]. Патша Россиясендәге татар образы, барыннан да элек, сәүдәгәр, эшмәкәр яки гади «йөри торган лавка» буларак ассоциацияләнгән, чөнки сәүдәгәр яки эшмәкәр һөнәре белән шөгыльләнмәгән барлык татарлар да диярлек иске әйберләрне сатып алу, бизәү һәм сату белән шөгыльләнгән. Татар-христианнар шулай ук танылган дворян катламнарына (Ширинскийлар, Шехматовлар, Мещерскийлар, Аскаковлар, Йосыповлар, Тимиряевлар, Чаадаевлар һ.б.) кергән[17]. Шулай ук берничә мең татар Петербургтагы император гвардиясе частьләрендә һәм Кронштадттагы Балтыйк флоты корабларында даими хезмәт иткән. 1905 елдан революциягә кадәр татар дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитов инициативасы белән «Нур» татар газетасы чыга башлый, 1990 елдан чыгарылышын яңадан башлап җибәрә[17]. Революциягә кадәр татар җәмәгатьчелегенең кайбер вәкилләре Дәүләт думасына кергәннәр һәм хәтта «Сыратель Мөстәкыйм» сәяси партиясен дә төзи алганнар[22]. Совет чорыИнкыйлаб татар җәмәгате тарафыннан төрлечә кабул ителә: берәүләр татарларга милли ышанычларын тәэмин итү өмете белән революционерларга ярдәм итә, икенчеләре исә эмиграцияләнә[23]. Татар җәмәгате НЭП чоры тәмамланганчы шәһәрдә актив сәүдә итүне дәвам итә һәм аның күп кенә әгъзаларының үз кибетләре булган, шул исәптән Невск проспектында да[23]. Совет чорында күп кенә татарлар йортлар җылытучы, җыештыручы һәм иҗади һөнәр ияләре: архитекторлар, язучылар, журналистлар, рәссамнар, скульптор һәм музыкантлар була[23]. Ленинград татарларының күбесе 40 нчы елларда Ленинград камалышы вакытында я ачлыктан, я фронтта һәлак булган[23]. Хәзерге вакытБүген Санкт-Петербургта 3 татар җәмгыяте: «Татарстан», «Юлдаш» Гатча җәмгыяте һәм «Татар милли мәдәни автономиясе» төбәк оешмасы рәсми рәвештә теркәлгән[24]. Моннан тыш, шәһәрдә тагын берничә дистә рәсми булмаган оешма бар. Яшь буын үз туган телен начар яисә бөтенләй белми, бу татар җәмәгатендә җитди проблема дип танылган. Моның төп сәбәбе — ата-аналар баланың шәһәрдә ассимиляцияләнүе өчен аның белән рус телендә аралашуны өстенлек итә: татар гаиләләренең 23% ы гына өйдә татар телен төп тел буларак куллана. Дин белән дә шундый ук хәл күзәтелә: татарларның өлкән буыны гына барлык Ислам кануннарын үти, яшьләр исем кушу, сөннәт, никах һәм җирләү йолаларын үти, шулай ук Ураза һәм Корбан бәйрәмен бәйрәм итә ала. Петербург татарларында моно-этник никахлар күзәтәлә; шул ук вакытта бу мәҗбүри түгел, ә телне, традицияләрне саклап калу теләге һәм татар булмаган партнёрның телне, дини һәм милли традицияләрне кабул итмәвеннән курку аркасында өстенлек итә[24]. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia