Чехия татарлары![]() Чехия татарлары (tat.lat. Çexiä tatarları(үле сылтама)) — XIII гасырдан Чехияда яшәүче татарлар. Гомуми саны — 300 кеше тирәсе[1]. Диннәре: сөнни мөселманнар, христианнар (католик, протестант). Телләре: татар, чех, рус телләре. Язулары латин, кирил әлифбалары нигезендә. Чехия татарларының пәрәвәз сәхифәсе Татнет йолдызлары ярышында берничә тапкыр беренче урын алды. Чехия татарлары 2002 елдан Праһада татар милли бәйрәме Сабантуйны уздыра. Нәүрүз бәйрәме дә үткәрелә. Чехиядә Азатлык радиосының штаб-фатиры урнашу сәбәпле, радиода эшләүче татар журналистлары да Чехия татар диаспорасына керә һәм аның тормышында актив катнаша. Азатлык радиосы журналистлары тырышлыгы белән ел саен Сабан туе уздырыла, Праһада татар теле курслары оештырыла. Татарстандагы кайбер проектларда да катнашалар. Сәләт хәрәкәте Праһада җәйге мәктәпләрен оештыра. Сәләт-Праһа мәктәпләрендә татар телен укытыла. Кайбер чыганак буенча Чехия татарларының тарихы XIII гасырдан башлана.
Моны да карагызИскәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia