Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре
Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре (рус. заслуженный работник здравоохранения Республики Татарстан, ингл. Honored Health Care Worker of the Republic of Tatarstan) — 1991 елдан бирле Татарстан Рәисе тарафыннан бирелә. Бүләкләнүчеләр саны — 85 кеше (1997),[2] 318 кеше (1.01.2015). Бүләкләнү нигезесәламәтлек саклау өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче югары квалификацияле урта һәм кече медицина хезмәткәрләренә, провизорларга, фармацевтларга, инженер-техник хезмәткәрләргә, дәвалау-профилактикалау, шифаханә-курорт, даруханә учреждениеләренең, сәламәтлек саклау, халыкны социаль яклау органнарының, фәнни-тикшеренү, медицина һәм фармацевтика институтларының, кайсы ведомствога буйсынуларына бәйсез рәвештә предприятиеләрнең, учреждениеләрнең, оешмаларның хезмәт күрсәтүче һәм башка персоналына халыкның сәламәтлеген саклаудагы, медицина ярдәменең һәм дарулар белән тәэмин итүнең сыйфатын күтәрүдәге казанышлары өчен[3] Ияләре
ИскәрмәләрСылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia