Татарстан Республикасының Атказанган агрономы
Татарстан Республикасының Атказанган агрономы (рус. заслуженный агроном Республики Татарстан, ингл. Republic of Tatarstan Merited Agronomist) — 1991 елдан бирле Татарстан Рәисе тарафыннан бирелә. Бүләкләнүчеләр саны — 394 кеше (1997),[2] 550 кеше (1.01.2015). Бүләкләнү нигезеүз белгечлеге буенча кимендә 10 ел эшләүче югары профессиональ агрономнарга игенчелекне фәнни нигезләргә таянып алып бару нигезендә алынган экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең югары икътисадый нәтиҗәлелегенә ирешкән, туфрак уңдырышлылыгын яңадан яхшырту буенча нәтиҗәле агроалымнар комплексын тәэмин иткән, үсемлекләр селекциясе һәм аларны яклау буенча уңышлы эшләгән, орлыкчылыклы һәм орлык алыштыруны үрнәк булырлык итеп куйган, табигый терлек азыгы җирләрен нәтиҗәле алып барган һәм файдаланган өчен[3] Ияләре
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia