Татар теле имлясе

Татар теле имлясе яхуди Татар теленең орфографиясе (orphos грек. дөрес + grapho грек. язу) Рәсми кабул ителгән дөрес язмак кагыйдәләре җыелмасы[1]. Ул, әдәби телдә һәркем бертөрле(дөрес) язсын җәмәгать тарафыннан кабул ителгән. Татар теленең имлясе нигезләнә телнең:

  1. Язу системасына яхуди әбҗәд төренә. Татар теле өчен, алар: Кирилл графикасы нигезендә булган М.Корбангалиев вә Ш. Рамаданов әлифбасы; Латин графикасы нигезендә Заманәлиф-2; Гарәп язуы нигезендә татарча әлифбага.
  2. Язуда кулланган фәнни-гәмәли принципларга.[1]

Һәрбер имля төре телнең язу язу кагыйдәләрен тәшкил итә. Гарәп язуы нигезендә булган әлифбада булган имлядә мәсәлән:

Әлифба

М.Корбангалиев вә Ш. Рамаданов әлифбасы

М. Корбангалиев һәм Ш. Рамазанов әлифбасы 33 урыс теле кирилл әлифбасы хәрефе һәм 6 өстәмә хәреф тора. Барлыгы 39 хәреф.

А а Ә ә Б б В в Г г Д д Е е Ё ё
Ж ж Җ җ З з И и Й й К к Л л М м
Н н Ң О о Ө ө П п Р р С с Т т
У у Ү ү Ф ф Х х Һ һ Ц ц Ч ч Ш ш
Щ щ Ъ Ы ы Ь Э э Ю ю Я я

Заманалиф-2 әлифбасы

Төп мәкалә: Латин әлифбасы
Татар теленең латин(рим) графикасына нигезләнгән әлифбада 34 хәрефтән тора. Алар 9 сузык авазны белдерүче хәреф һәм 25 тартык авазны белдерүче хәреф.

Гарәп әлифбасы нигезендә

Гарәп әлифбасы нигезендәге татарча әлифбада 28 гарәп хәрефе вә 4 фарсы хәрефе вә "өчнокталы үәү" вә "саңгырау кәф". Барлыгы 34 хәреф.

آ ا ب پ ت ث ج چ
ح خ د ذ ر ز ژ س
ش ص ض ط ظ ع غ ف
ق ك گ ڭ ل م ن ه
و ۋ ی

Тарихы

Борынгы вә Урта гасырларда төрки-татарлар күп кенә язу системаларын кулланганнар. Күбесе аларның халык куллануыннан чыккан һәм язу кагыйдәләрен югалткан, әммә тарих вә тел галимләре өчен өйрәнмәк үрнәкләре булып калалар. Ул язулар:

  • Шумер пиктограммалары
  • Туран язулары
  • Рун язулары
  • Борынгы уйгур язулары

Иске имля

Кашгарда һәм 922 елда Идел-Чулман Болгарында Ислам дине тарала башлагач, урта гасыр татарлары язуда гәрәп әбҗәден куллана башлыйлар. Шул нисбәттән соң иске имля язу системасы һәм кагыйдәләре формалаша башлый. Ул берничә реформа кичерә, алар:

  • Фарсы теленең әһәмияты артканнан соң фарсы хәрефләренең өстәлүе.
  • Уфада үткән тел, имля һәм мәгариф мәсьәләре буенча гыйльми мәҗлес хөкеме.

Совет чоры

Яңа имля(алтычылык) дәвере

Совет чорында 1920 елда Мәгариф коммисарияты алтычылыкны яклап әлифба реформасын үткәрә.

Латин вә урыс алфавитлары.

1928-1930 елларда "Яңалиф"(Алфивит Октября) язу системасы.

1940-1943 елларда Урыс алфавиты нигезендә М.Корбангалиев вә Ш. Рамаданов өстәмә хәрефләр кертеп әлифба булдыралар.

Барчасы дәүләт фәрманлары, декретлары, боерыкларын үтәү нигезендә эшләнде халык фикерен искә алмыйча.

Татарстанда әлифба канунлары

27 июнь 1989 елда Югары Совет призидиумда фәрман кабул ителгән къ, гъ, w хәрефләрен кертү нисбәтеннән.

1996 елда Татарстан Дәүләт советы 27июльнең 1989 елның фәрмәнын яртылай башкарылган дип билгеләде һәм Татар әлифбасының хәрефләр яңа тәртибен билгеләде.

1997-1999 елларда Латин графикасына күчү турында әхкәм һәм материаллар әзерләнде 2007 елда латинга күчү тамамланырга тиеш иде.

2012 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары “Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул итә.[2]

Имля принциплары

Фонетик принцип

Бу принцип үз эчендә тота ничек ишетелә шулай языла. Нәкъ шул принцип төп принцип булып тора М.Корбангалиев вә Ш. Рамаданов әлифбасы нигезендәге орфограмиягә; Латин графикасы нигезендә Заманәлиф-2 орфографиясенә, шулай ук гарәп графикасы нигезендәге Яңа имлядә(алтычылыкта).

Тарихи-традицион принцип

Тарихи-традицион принцип, ул сүзнең элекке бер язу вариантын саклап калмакне дигәнне аңлата. Корбангалиев вә Рамаданов, Заманалиф-2, яңа имля(алтычылык) әлифбаларында бу принцип әле формалашмаган. Лякин Иске имлядә ошбу принцип куллануда бар.

График принцип

График принцип, ул алынма сузләрне орфографияне саклап калып язмак дигәнне аңлата. Корбангалиев вә Рамаданов, Заманалиф-2, иске имля әлифбаларында бу принцип куллануда. Лякин Иске имлядә ошбу принцип куллануда бар.

Морфологик принцип

Әйтелештә үзгәрешләргә очраган морфеманы үзгәрешсез калдырмак. Ошбу принцип барлык 3 язмак системасында да каралган һәм бар.

Дифференциаль принцип

Аерым сүзләрне бергеләштереп язуны үз эчендә тота. Ошбу принцип Корбангалиев вә Рамаданов, Заманалиф-2 язу системаларында каралган һәм бар. Лякин иске имлядә бу принцип инкяр ителгән.

Экономия принцип

Язу барышында вакытка һәм урынга экономия ясау нисбәтеннән кыскартып язмак. Ошбу принцип Заманалиф-2дә, Иске имлядә актив куллануда.

Имля кагыйдәләре

М.Корбангалиев вә Ш. Рамаданов әлифбасы нигезендә имля

Кирилл урыс әлифбасында нигезләнгән М.Корбангалиев вә Ш. Рамаданов әлифбасы һәм имля кагыйдәләре.

Заманалиф-2 имлясы

Төп мәкалә: Tatar teleneñ orfografiäse

Иске имля

Төп мәкалә: Иске Имля

Тәнкыйть

Әдәбият

Чыганаклар

  1. 1,0 1,1 TATAR TELENEN̨ ORFOGRAFİӘSE", Qazan, Mәğәrif nәşriәte, 2000 yıl
  2. (тат.) Канунның тексты tatarstan.ru сайтында 2021 елның 16 апрель көнендә архивланган.
Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya