Краснодар крае татарлары
![]() Краснодар крае татарлары — татарларның Краснодар краенда яшәүче территориаль төркеме. Таралышлары2010 елда Краснодар краендә 24 840 татар кешесе яшәгән[1][2] (1959 елда – 5036,[3] 1989 елда – 14 547,[4] 2002 елда - 25 589 кеше[5]). Алар, нигездә, Новороссийск (2010 елда – 3273 кеше), Краснодар (2007), Сочи (1986), Анапа (1950), Крымск (1329),Геленджик (960), Армавир (391) һәм Горячий Ключ (310) шәһәрләрендә , Кырым (3227), Темрюк (2422), Абинск (722), Туапсе (650), Кущевск (454), Ейск (427), Северск (427) районнарында яшиләр. Күренекле кешеләреКрай белән генерал-лейтенант Р.А. Булгаков, административ‑хуҗалык эшлеклесе И.А. Абдрәфиков, Социалистик Хезмәт Герое А.Н. Мостафин, Социалистик Хезмәт Герое Гайфетдин Галиев һәм Э.Т. Мещеров, РФ атказанган фән эшлеклесе Р. Р. Галиәкбәров, журналист Н.Х. Алкин, СССР атказанган спорт мастеры Ш.А. Сабировның тормышы һәм эшчәнлеге бәйле. Сервер Аметов - Кущев станициасында, җинәятчеләргә буйсынмаган атаклы фермер. МәдәниятХәзерге вакытта «Болгар–К» төбәк иҗтимагый оешмасы (1997 елдан башлап, рәисе В.З. Ягофаров), «Йолдыз» край иҗтимагый оешмасы, «Батыр» татар милли‑мәдәни автономиясе, Сочи шәһәре татар милли‑мәдәни автономиясе, «Сочи шәһәре мөселманнары җәмгыяте» җирле дини оешмасы эшли. 2010 елдан «Татарстан–көньяк» сәүдә оешмасы (Краснодар шәһәре) эшли. Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia