Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы (Яр Чаллы)
Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы (рус. Концертный зал имени Сары Садыковой) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче муниципаль мохтари мәдәният оешмасы. 1988 елда төзелгән. Тарих![]() Концертлар залы бинасы 1988 елда төзелгән. Зал прокат залы буларак, Яр Чаллы шәһәрендә эстрада йолдызлары концертларын, КВН уеннарын үткәрү һәм спектакльләр кую өчен үзәк мәйдан булып хезмәт итә. Биредә шәһәр, төбәк күләмендәге барлык конкурслар (мәсәлән, «Сабантуе гүзәле» бәйгесе) финаллары, фестивальләр, иҗат кичәләре, юбилейлар, отчет концертлары һ. б. тамашалар уздырыла. Шулай ук татар һәм РФ эстрада йолдызларының гастроль концертлары уза. Концертлар залы шәһәр үзәгендә урнашу сәбәпле (янәшәдә Яр Чаллы шәһәре хакимияте, җәмигъ мәчете), аңа һәртөрле җәмәгать транспортында җиңел килеп була. БинаКонцерт залы ике катлы. Бинаның мәйданы 1 939,6 кв.м. Тамаша залында 766 урын. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia