Яр Чаллы филармониясе

Яр Чаллы
шәһәр филармониясе
рәсем
филармония бинасы
Төп мәгълүмат
Барлыкка килгән

2005

Илләр

Россия байрагы РФ
(Татарстан Татарстан)

Шәһәр

423810, Яр Чаллы, Академик Рубаненко урамы, 7 (3/18)

Тел

татар теле, рус теле

Набережночелнинская филармония

Яр Чаллы филармониясе, «Яр Чаллы шәһәре филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе (рус. Муниципальное бюджетное учреждение культуры «Набережночелнинская филармония») ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче дәүләт карамагындагы мәдәният учреждениесе. Гамәлгә куючы (2015 елның 18 сентябреннән) ― Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге.[1]

Тарих

Филармония логотибы
Филармония бинасы ― «Мастеровые» театрының элекке бинасы
Төп мәкалә: Яр Чаллы циркы

Филармония буларак 2005 елдан бирле эшли. 2006 елның 6 маенда Россия федераль салым хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча инспекциясендә рәсми теркәлү узган. [2] Берничә мәртәбә исемен һәм адресын алмаштырган. 2022 елның 16 декабреннән директор ― Нәфисә Исхак кызы Әхмәтшина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2006), 2008 елдан 4нче балалар музыка мәктәбен җитәкләгән [3][4]. 2016 елның сентябреннән – Галина Николаевна Бамбурова[5], аңа кадәр – Александр Алексеевич Серяпин оешма җитәкчесе булган.

Төп эшчәнлек башкару сәнгате өлкәсендә алып барыла. Оешма структурасына әлегә кадәр автошәһәр мәктәпләрендә цирк программалары ― күчмә тамашалар күрсәтү белән шөгыльләнүче цирк труппасы кергән. [4]

Соңгы тапкыр оештыру документлары 2022 елның сентябрендә үзгәртелгән.

Бина

Филармония 2022 елның ноябреннән Яр Чаллының Чулман проспектында махсус төзелгән яңа бинага күчкән «Мастеровые» рус драма театрының иске бинасына (Академик Рубаненко урамы, 7 (3/18) урнашкан. [6] Анда күчкәнче, оешма күпфатирлы торак йортта (423821, ТР, Яр Чаллы шәһәре, Татарстан ур., 9нчы йорт, подъезд 33) урнашкан булган. [4]

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы
Чаллы туграсы
Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya