Сергей Титов исемендәге сквер (Яр Чаллы)
Сергей Титов исемендәге сквер (рус. Сквер имени Сергея Титова) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан сквер. Тарих![]() 2012 елның 15 июнендә ачылган[1]. Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинатының беренче директоры ТР дәүләт премиясе лауреаты Сергей Павел улы Титов (1932—2011) исемен йөртә. Скверны төзүне әлеге катыргы-кәгазь комбинаты эшчеләре тәкъдим иткән. Скверны төзекләндерү комбинат акчасына башкарылган [2]. УрнашуыЯр Чаллының Комсомол районы ЗЯБ бистәсенең 17нче А комплексында (Бумажниклар микрорайоны), Яр Чаллы проспекты 1нче йорт янында, Сергей Титов урамы янәшәсендә урнашкан. ТасвирламаСкверның үзәк өлешендә Сергей Титовның барельефы. Һәйкәлдә кызыл һинд граниты кулланылган. Сквер юлларына брусчатка җәелгән, чәчәк клумбалары утыртылган, эскәмияләр куелган. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia