Яр Чаллы картиналар галереясы
Яр Чаллы шәһәре картиналар галереясы, Гөлсабира Хәкимова исемендәге Яр Чаллы шәһәре картиналар галереясы (рус. Набережночелнинская картинная галерея имени Гульсабиры Хакимовой) — 1980 елда Татарстан АССР Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның филиалы буларак ачылган мәдәният оешмасы. 2022 елда картиналар галереясына галереяның беренче директоры булган һәм 20 елдан артык директор булып эшләгән Татарстан АССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсабира Мәхмүт кызы Хәкимова (1925―2021) исеме бирелгән [1]. Гамәлгә куючысы — Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты (мәдәният бүлеге). Тарих
![]() 1980 елда Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның филиалы буларак ачылган. Үз тупланмалары нигезендә галерея фәнни-тикшеренү һәм мәдәни-мәгариф эшчәнлеге алып бара. Күргәзмәләр, экскурсияләр (шул исәптән шәһәрдәге скульптура һәйкәлләренә экскурсияләр), лекцияләр оештыра, нәшрият эше (каталоглар, альбомнар) алып бара, рәссамнар белән очрашулар уздыра, мастер-класслар үткәрә, балалар өчен рәсем ясау студиясе, линогравюра остаханәсе эшли. Галереяда халыкара, төбәкара күргәзмәләр оештырыла: «Коткарылган кыйммәтләр» (рус. Спасенные сокровища, Эрбет дәүләт сынлы сәнгать музее), «Оста һәм шәкерт» (рус. Мастер и ученик), Сергей Андрияканың акварель мәктәбе (Мәскәү), «Италия сәнгате. Бруно Либераторе һәм Луиджи Россини» (рус. Искусство Италии. Бруно Либераторе и Луиджи Россини), «Сальвадор Дали шедеврлары» (рус. Шедевры Сальвадора Дали), Чулман буе рәссамнарының «Заманча сәнгать һәм XXI гасыр шәһәре» (рус. Современное искусство и город XXI века) һ. б. күргәзмәләр. 38 ел буена картиналар галереясы төбәкнең сынлы сәнгать музее ролен башкара. Галерея ел саен 45-55 мең кеше кабул итә. Галерея иганәчелек белән дә шөгыльләнә, һәр дүртенче керүчегә бушлай хезмәт күрсәтелә. Экскурсияләр
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia