Сөембикә мәчете (Яр Чаллы)
«Сөембикә» мәчете — Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районында урнашкан гыйбадәтханә (мәчет). Яр Чаллыда агачтан төзелгән икенче мәчет. ТР МДН Чаллы мөхтәсибәте карамагында.
ТарихЯр Чаллының Автозавод районы 27нче комплекста Галиәсгар Камал бульвары, 4нче А йорт адресы буенча төзелә. Бина 210 намаз укучыга исәпләнгән. Мәчет төзелеше 2009 елда башлана, 2014 ел башына төзү эшләренең 70 % ы башкарыла. 2024 елның 17 августында тантаналы рәвештә ачылган. Тантанада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Кама буе төбәге казые, Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсе җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, шулай ук Чаллы шәһәре имамнары, җәмәгать эшлеклеләре, аксакаллар, якын-тирә районнарның мөхтәсибләре, төзелешне җитәкләүчеләр һәм иганәчеләр катнашкан[1]. Төп иганәче — төзелешкә 7,5 млн сумнан артыграк акча биргән Чаллының бер мөселманы (исемен әйтмәүне үтенә, ярдәме Аллаһ ризалыгы өчен). Тасвирлама![]() Агачтан төзелгән мәчетнең һәр каты төрле максатлар өчен билгеләнгән. Янкорма катында ике уку сыйныфы, хезмәткәрләр бүлмәсе, ашханә, тәһарәтханә, җыештыру әйберләрен кую бүлмәсе бар. Беренче катта ир-атлар өчен зур намаз залы урын алган, ул 130 кешегә исәпләнгән, бу катта шулай ук имам бүлмәсе һәм веранда бар. Мәчеттә гыйбадәт кылу өчен барлык шартлар тудырылган[1]. Икенче катта балкон бар, биредә хатын-кызлар намаз укый ала, ул 70-80 кешене сыйдыра. Хатын-кызлар өчен аерым керү урыны булдырылган. Мәчеттә ислам дине нигезләре буенча хатын-кызлар өчен дәресләр алып барыла, ике төркемдә берьюлы 50 хатын-кыз белем ала[1]. Мәчетнең аскы катында мәдрәсә, эш бүлмәләре урнашкан. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia