Сергей Витте
![]() Граф Сергей Юлий улы Витте (рус. Сергей Юльевич Витте) (17/29 июнь 1849 - 28 февраль/13 март 1915) - күренекле Россия дәүләт эшлеклесе, юллар элемтәсе министры (1892), финанс министры (1892—1903), министрлар Комитеты рәисе (1903—06), Министрлар Шурасы рәисе (1905—06). Бөек Россия ислахчысы. Россиядә "алтын стандарт" керткән (1897), Россия акчасын нык валютасын итеп ясаган, Россиягә чит илләрдән инвестицияләрне җәлеп иткән, аеруча тимер юллар төзелешенә, ТрансСеб - Бөек Себер юлының төзелешен булдыручы, аграр ислахны иҗат итүче. Витте эшчәнлеге Россия империясенең кискен сәнәгать үсешенә китерә, шуның өчен аны "Россияне сәнәгатьләштерү атасы" дип йөртелә. Витте Япония белән сугышка каршы сәясәтче, Портсмут Солыхын төзегәндә баш сөйләшүче. Витте - Россия парламентын нигезләүче, 1905 елның 17 октябре манифесты авторы, Россия конституцион монархиягә үзгәрешен яклаучы. Витте эшчәнлеге нәтиҗәсендә Россия тарихында беренче тапкыр матбугат иреге игълан ителә һәм Дәүләт Думасы сайлавы үткәрелә. Танылган истәлек китапларының авторы. 1903 елда Дәүләт Шурасының әгъзасы. Императорның Александр III ышануыФараз һәм һәлакәт1886 елда Витте Көньяк-Көнбатыш тимер юл җитәкчесе булганда Россия императоры Александр III ны күрмичә аның адьютантын кискен тәнкыйтьләгән: " Әгәр сез шул тизлектә поездда барсагыз сез император башын сындырырсыз". Башта Александр III шул кискен сүзләрдән үпкәләгән, ләкин соңрак Витте фаразы дөрес булып чыккан: 1888 елда патша поезды һәлакәткә эләккән һәм император үз иңбашында поезд түбәсе тотып балаларын (шул исәптән яшь Николай II) коткарган. Витте алдан фаразы дөрес булып чыкканнан соң - һәлакәттән соң Александр III Виттегә бик ышана башлаган. Таможня сугышында җиңүАлександр III күп очракта Виттегә ышанып аны яклаган һәм патша кешеләре көнчелегеннән, үч алуыннан коткарган. 1883 елда Витте таможня сугышында Алманияне җиңгән. Алмания Россия товарлары өчен салымны күтәрә, Витте җавап биреп Алмания товарларына салымны да күтәрә. Россия аксөякләре, хәтта бөек кенәзләр тарафыннан Алманияне яклаучы һөҗүменә карамастан Витте бирешми һәм Александр III туганнарын тыңламыйча Виттегә ышанып аны яклаган. Нәтиҗәдә Россия шушы таможня сугышында җиңгән. Бисмарк хөрмәтеШушы икътисади сугыштан соң Алмания канцлеры Отто фон Бисмарк Виттене - иң көчле Россия сәясәтчесе булып атый һәм аның белән танышмакчы булган. Әтинең хөрмәте, улының патша җәбереВитте Александр III ны бик хөрмәтләгән, ә аның улын Николай II ны тәнкыйтьләгән, аның загыйфьлеген, ихтыярсызлыгын үз китапларында күрсәткән. Николай II хатыны Александра (Алиса) Виттене турылык өчен бик яратмаган һәм Витте үлгәнгә кадәр патша җәберендә булган. Кызганычка каршы Виттенең бар фаразлары (аеруча Николай II загыйфьлеге, ихтыярсызлыгы турында) дөрес булып чыккан. Бүтән Россия ислахчысы Столыпин белән киеренке мөнәсәбәтләре дә булган, ләкин Столыпин ягъни Виттенең аграр ислахны үткәргән. Витте 1915 елда менингит авыртудан үлгән. Александр-Нева лаврасында күмелгән. Витте күп тәрҗемәи хәле китапларын, мемуарларларын язып калдыра, алар зур тарихи әһәмиятенә ия. Витте казанышлары
Витте әсәрләре
ИскәрмәләрӘдәбият
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia