Зөһрә Шәрифуллина
Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина (1956 елның 20 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — җырчы, Татарстанның халык артисты (1997). Сарман районының мактаулы гражданы (2019). Тәрҗемәи хәле1956 елның 20 декабрендә [1] Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында күп балалы гаиләдә туган. Сарманның урта һәм музыка мәктәпләрен, «Баян» һәм «җыр» белгечлекләре буенча Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка укуханәсен тәмамлаган. Тормыш юлыСарман урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлагач, беренче мәртәбә Түбән Камага барып, музыка укуханәсенә укырга керә, ләкин укуын тәмамламый кала. Туган авылына кайтып, «Татарстан» күмәк хуҗалыгында эшли, кич белән укып, Сарман урта мәктәбен тәмамлый. Икенче тапкыр Түбән Кама музыка укуханәсенә укырга керә һәм аны тәмамлап чыга. Уку йортын тәмамлагач, бер ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә, аннары Татар дәүләт филармониясендә эшли. Татар халык җырларын һәм татар эстрада (Шамил Шәрипов, Зифа Нагаева һ. б.) әсәрләрен башкарып, киң таныла. Җырлары
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеИре Азат Хәлимов (1958), баянчы-аккомпаниатор, ТР атказанган артисты (1999). Уллары Ринат (Казанда яши), Булат (Алабугада яши), төрек-татар гимназиясен тәмамлаганнар, чит илдә белем алганнар. Искәрмәләр
Әдәбият
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia