Җофар Шәйфетдинов
Җофар Шәйфетдинов, Җофар Габдрахман улы Шәйфетдинов (русча документларында: Иофар Габдрахманович Шайфутдинов, 1937 елның 21 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Ворошилов районы, Алга) — хокук белгече, Чаллы (1993—2000), Алабуга (1991—1993), Чистай (1983—1991) шәһәрләре, Балтач районы (1979-1983) прокуроры. Россия Федерациясе прокуратурасының атказанган хезмәткәре (1996). Юстиция өлкән советнигы. Яр Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2007). Тәрҗемәи хәле1937 елның 21 сентябрендә Татарстан АССР Ворошилов (1957 елдан Яңа Юл, 1959 елдан Сарман) районы (хәзерге Саклаубаш авыл җирлеге) Алга авылында[1] туган. Ворошилов районы Саклаубаш сигезьеллык, Теләнче-Тамак (элекке район үзәге, хәзер Тукай районындагы авыл) урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, Молотов (1957 елдан Пермь) өлкәсенең Березники политехника техникумында «электр һәм электромеханик җиһазларны техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү» белгечлеге буенча укый. Техникумны тәмамлагач, Березники титан-магний комбинатының ремонт-механика цехында эшли. 1964—1969 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында (хәзерге КФУ) юридик факультетта хокук белгечлегенә укыган. Хезмәт юлы1967―1971 елларда Пермь өлкәсенең Березники шәһәрендә прокуратура тикшерүчесе булып эшли. Мөстәкыйль башкарган беренче эше — теплоходта пассажир кызны көчләү турында җинаять эшен тикшерү була. 1971—1973 елларда — Чаллы шәһәре прокуратурасының өлкән тикшерүчесе. Яр Чаллыга Березникидан аны ТАССР прокуратурасы кадрлар бүлеге башлыгы Рәфкәт Кәрим улы Абдюшев чакырып кайтарган. 1973—1979 елларда ― Азнакай районы прокурорының (Р. Ф. Кунафин) урынбасары. 1979—1983 елларда ― Балтач районы прокуроры. 1983—1991 елларда ― Чистай шәһәре прокуроры. Чистай төрмәсендә тотылучы сәяси тоткын, булачак Израиль кнессеты депутаты Натан Борисович Щаранский белән күп мәртәбәләр сөйләшергә туры килгән [2]. 1991—1993 елларда ― Алабуга шәһәре прокуроры. 1993—2000 елларда ― Чаллы шәһәре прокуроры. Җофар Шәйхетдинов контроле астында КамАЗның двигательләр заводында 1993 елның 14 апрелендә чыккан янгын һәм зур күләмдә урлашулар турында эш тикшерелгән[3].
2000—2007 елларда ― КамАЗ АҖ генераль директорының (Иван Костин) хокук саклау эшчәнлеге буенча киңәшчесе. Пенсиягә чыккач, дөньяның 15 иле буйлап сәяхәт иткән: Италия, Франция, Чехия, Норвегия һ. б. җирләрдә булган. Сәяхәтләрдә инглиз, алман телләрен белүе ярдәм итә[5]. Җәмәгать эшчәнлегеҮзе прокурор булып эшләгән шәһәр һәм районнарда халык депутатларының район һәм шәһәр советлары депутаты итеп сайлана. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеГаиләдә ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Улы Рөстәм Шәйфетдинов ― «Вечер Елабуги» газетасы нашире, 2014―2019 елларда Алабуга районы башлыгының (Геннадий Емельянов) пресс-секретаре[8], 2019 елдан ― Россия Федерациясенең Федераль Мәҗлесе Федерация Советы әгъзасы Геннадий Емельяновның ярдәмчесе[9]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia