Татарстанның Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге
Татарстанның Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге (рус. Республиканский медицинский библиотечно-информационный центр, РМБИЦ; ингл. Republican Medical Library and Informational Center, RMLIC) — Казан шәһәрендә урнашкан, үз нәшрият-полиграфия комплексы булган Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының тармак китапханәсе. Татарстанның үзәкләштерелгән медицина китапханәләре челтәренең фәнни-методик үзәге булып тора. Биология, медицина, фармация, бихевиораль фәннәр буенча рус, татар һәм чит телләрдәге әдәбиятны саклау, эзләү, сайлау, тапшыру һәм аз тиражлы басмада махсуслаша. Сәламәтлек саклауның фәнни һәм практик хезмәткәрләренә, биомедицина лабораторияләренең хезмәткәрләренә, медицина уку йортларының студентларына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыра[1]. ТарихАрхив документлары мәгълүматлары буенча, 1920 елда Татарстанның Халык сәламәтлек саклау комиссариаты каршында әлеге комиссариат хезмәткәрләренә хезмәт күрсәткән китапханә төзелә. 1921 елда сәламәтлек саклау халык комиссариаты һәм Казан клиник институты коллегиясе утырышында «...рус һәм чит ил медицина әдәбияты белән тәэмин итү өчен» Үзәк медицина китапханәсен оештыру турында карар кабул ителә. Башта китапханә Сәламәтлек саклау Халык комитеты тарафыннан бүлеп бирелгән бүлмәдә җиһазсыз, яктырту һәм җылытусыз урнаша. Ул вакытта штатта бер мөдир булган. Медицина китапханәсе фондына травматология институты һәм профессор Роман Альберт улы Лурия (Лурье) бүләк иткән 450 китап нигез салган. Китапханәнең 1930—1940 еллардагы эшчәнлеге турында аз билгеле. Төп функция — әдәбият бирүдән тыш, китапханә хезмәткәрләре тәкъдим итү исемлекләрен һәм медицина әдәбиятын төзү, китап күргәзмәләрен, күчмә китапханәләрне оештыру белән дә актив шөгыльләнәләр, китаплар төзү белән дә шөгыльләнәләр. Бөек Ватан сугышы елларында китапханәнең эшчәнлеге туктатылмый. 1945 елда учреждение Республика фәнни медицина китапханәсе (РФМК) итеп үзгәртелә. РФМКнең китапханәчеләре дәвалау оешмалары каршындагы китапханәләрне оештыруда медикларга ярдәм күрсәтү өчен Татарстан АССРның авыл районнарына баралар. Фәнни әдәбият сатып алу өчен акчаны Сәламәтлек саклау халык комиссариаты бүлеп биргән. 1960 еллар уртасында РФМК фондларының күләме 23 мең саклау берәмлек тәшкил итә, штат дүрт кешедән тора. Зурайган фонд өчен урын җитмәү, картотекалар һәм китап укучылар саны арту сәбәпле, 1964 елда РФМК Казан Кремле биналарының берсенә күчерелә. 1980 ел башына РФМК фонды күләме 40 меңнән артык саклау берәмлегенә җиткән. Китапханә янәдән мәйдан җитмәү проблемасы белән очраша. Китапларның бер өлеше идәндә стопкаларда ята. 1986 елда китапханәгә Казан үзәгендәге Кремль урамы (ул вакытта Ленин урамы) буенча урнашкан 13 нче номерлы йорт бүлеп бирелә. Бу чорда РФМКнең хезмәткәрләре ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәүче белгечләренә индивидуаль рәвештә мәгълүмат бирә башлыйлар. 1983 елдан РФМК белән педагогия фәннәре докторы Юлия Николаевна Дрешер идарә итә. 1989 елда хезмәткәрләр штаты 11 кеше тәшкил итә. 1980 еллар азагы — 1990 еллар башында хастаханәләрдә РФМК филиаллары ачыла башлый, ә китапханәнең уңайлы урнашу сәбәпле китап укучылар саны кискен арта. 1990 елның августында бер хәл була: РФМК бинасының дивары җимерелә. Китапларның бер өлешен тиз арада эвакуацияләргә туры килә. 4 айдан соң РФМК янәдән күченә: 1937 елда Такташ урамы, 125 адресы буенча төзелгән элеккеге бала йортының иске бинасына. 1990 елның ноябрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча РФМК һәм аның медицина учреждениеләре һәм уку йортлары каршындагы филиалларыннан тармак үзәкләштерелгән китапханәләр системасы (ҮКС) оештырыла, аның нигезендә 1992 елда Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге (РМКМҮ) оештырыла. Шул ук 1992 елда РМКМҮ составына, моңа кадәр Таткниготорг системасына кергән, «Медицина китабы» китап сәүдә кибете дә кертелә. 1994 елда РМКМҮ нигезендә оператив полиграфия бүлеге булган «Медицина» нәшрияты оештырыла, аның ярдәмендә Татарстан медицина белгечләренең үз фәнни хезмәтләрен бастырып чыгару өчен мөмкинлекләре күбрәк була, ә үзәк китапханә һәм аның филиалларының фондларны тулыландыруның өстәмә чыганагы барлыкка килә. 1995 елда үзәктә сәламәтлек саклау һәм социаль эшчәнлеккә кагылышлы юридик һәм норматив документлар архивы төзелә. Бер елдан соң архив Республика норматив документлар бүлеге итеп үзгәртелә[1][2][3]. 2018 елдан РМКМҮн Диләрә Камил кызы Швецова җитәкли[4]. Электрон каталогларРМКМҮнең электрон каталогларын алып бару ДИТ-ИБИС (АБИС) автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасын куллана башлау белән 1993 елда башлана. 2005 елда ДИТ-ИБИС яңарак ИРБИС системасына алыштырыла, ул үз чиратында 2011 елда 32 разрядлы версиядән 64 разрядлы версия белән яңартыла. Вакытлар узу белән, РМКМҮнең электрон каталоглары (ЭК) китапханәнең документ фондын тулысынча диярлек чагылдыра башладыйлар. РМКМҮдә кулланыла торган кайбер электрон каталоглар мөстәкыйль яки чит медицина китапханәләренең мөстәкыйль продукциясе булып торалар[5].
Оештыру структурасы
Библиографик бүлекләр:
Басма продукцияне тормышка ашыру бүлеге:
Искәрмәләр
Чыганаклар• Дрешер Ю. Н. Роль и место специализированных (медицинских) библиотек в создании единого информационного пространства Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia