Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае мөселманнарының Диния нәзарәте
Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае мөселманнарының Диния нәзарәте (адыг. Адыгэ Республикэмрэ Краснодар Чӏыгумрэ ыс мыслъымэнхэм я дин Iофшӏэпӏэ, рус. Централизованная религиозная организация Духовное управление мусульман Республики Адыгея и Краснодарского края, ДУМ РА и КК) ― Адыгея һәм Краснодар крае мөселманнарының үзәкләштерелгән бәйсез төбәк оешмасы. Диния нәзарәте Майкоп җәмигъ мәчете комлексында урнашкан. Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге составына керә. ТарихАдыгея һәм Краснодар крае мөселманнарының төбәк нәзарәте 1991 елның 20 апрелендә Адыгеяның Кызыл Гвардия районы Адамий авылында узган мөселманнарның беренче съездында оештырыла. Әлеге съездның урыны төбәк мөселманнарының соңгы рәсми корылтае 1927 елда шул ук авылда уздырылу билгесе итеп сайланган [1]. Съезд эшендә Адыгея Республикасының һәм Краснодар краеның мөселманнар күпләп яши торган барлык торак пунктларыннан делегатлар катнашкан. Съездда төбәк Диния нәзарәтенең беренче мөфтие итеп иорданиядән чиркәс репатрианты Мос Чениб сайланган. 1993 елның 13 мартында Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае мөселманнарының чираттагы корылтаенда төбәк Диния нәзарәтенең Уставы кабул ителгән[2]. 1998 елның 25 апрелендә, 2002 елның 20 ноябрендә, 2004 елның 24 ноябрендә һәм 2008 елның 12 ноябрендә төбәк Диния нәзарәтенең Уставы съездлар карарлары белән тулыландырылган. ЭшчәнлекТөбәк Диния нәзарәте үз эшчәнлеген мөселманнар съездында кабул ителгән Устав нигезендә Адыгея һәм Краснодар крае территориясендә Ислам динен төгәл тоту һәм киңрәк тарату максатында алып бара. Устав нигезендә төбәк Диния нәзарәте түбәндәге чаралар үткәрә:
Хәзерге вакытта төбәк Диния нәзарәтенә 12 район һәм 3 шәһәр мөселман дини оешмасы, Адыгеяда 40 җәмгыять һәм Краснодар краенда 7 җәмгыять керә. Рәисләр
Басма органнарТөбәк Диния нәзарәте айга бер мәртәбә «Свет» газетасын, шулай ук «Азан» һәм «Нур» телетапшырулары әзерләп чыгара. Төбәк Диния нәзарәте тарафыннан «Исламның сүнмәс уты», «Фәннәр призмасы аша Исламга караш» һ. б. китаплар нәшер ителгән [3]. Сылтамалар
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia