Мөселманнарның Диния нәзарәтеМөселманнарның Диния нәзарәте ― идарә рәисе (югары мөфти яки мөфти) тарафыннан идарә ителүче, мөселман дини оешмаларын (гыйбадәт һәм уку йортларын), шулай ук билгеле бер территориядә яшәүче мөселманнарны ислам динен бергәләп тоту һәм тарату өчен берләштерүче үзидарәле дини оешма. БДБ илләренең һәрберсендә мәчетләрне берләштерүче мөстәкыйль Диния нәзарәте (мөфтият) бар. Россиядә гомумроссия, төбәкара һәм төбәк Диния нәзарәтләре гамәлдә. ТарихКөньяк-Көнчыгыш Европа илләреXVII һәм XIX гасырлар арасында Госман дәүләтеннән бәйсезлеккә ирешкәннән соң, мөселман халкы булган Көньяк-Көнчыгыш Европа илләре: Албания, Босния һәм Герцеговина, Болгария, Хорватия, Греция, Косово, Македония, Черногория, Румыния, Сербия һәм Словения. Госман империясеннән бәйсезлеккә ирешкәннән соң, әлеге илләрнең күбесендә бәйсез Дини идарәләр (нәзарәтләр, мөфтиятләр) оештырылган [1]. Россия империясендә Диния нәзарәтләреРоссия империясендә оештырылган беренче Диния нәзарәте ― патшабикә Екатерина IIнең 1788 елның 22 сентябрендә игълан ителгән «Ырынбур мөселман диния нәзрәтен оештыру турында» Указы нигезендә 1789 елның 4 декабрендә Уфада ачылган Ырынбур мөселман диния нәзарәте (рус. Оренбургское магометанское духовное собрание). Уфа наместнигы барон Осип Игельстром үтенече буенча рухани вазыйфасы алырга теләк белдерүчеләрдән имтихан алу һәм алар арасыннан «ышанычлыларын» сайлап алу өчен дәүләт учреждениесе буларак оештырылган. Диния нәзарәте 1917 елга хәтле гамәлдә булган, соңгы, алтынчы (1915―1917) рәис ― мөфти Мөхәммәтсафа Баязитов. Россия империясендә шулай ук (1794 елдан) Таврида мөселман Диния нәзарәте, (1872 елдан) Кавказ арты мөселман дини идарәләре эшләгән. Совет чорында Диния нәзарәтләре1944 елдан 1992 елдан Кавказ арты мөселманнарының Диния нәзарәте, 1943 елдан 1991 елга кадәр Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте гамәлдә булган. 1992 елда мөселманнарның VI гадәттән тыш корылтаенда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте үзгәртеп корылганнан соң, эре төбәк дини үзәкләреннән (мөхтәсибәтләрдән) төбәк Диния нәзарәтләре (мөфтиятләр) оештырылган. СССРның элекке республикаларының күбесендә бәйсез Диния нәзарәтләре барлыкка килгән. Россия Федерациясендә Диния нәзарәтләреРоссия Федерациясендә Диния нәзарәтләре (мөфтиятләр) мөстәкыйль төбәк дини оешмалары булып тора, алар Бөтенроссия дини идарәсе — мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте карамагында. Уфада теркәлгән Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте юрисдикциясенә Төньяк Кавказдан кала, Россиянең барлык территориясендәге, шулай ук Беларусия, Молдова, Латвия мөселманнары керә. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте … Россия мөселманнарының үзәге Мәскәүдә булган үзәкләштерелгән дини оешмаларының берсе, 1994 елда Үзәк Диния нәзарәтеннән аерылып чыккан. Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте ― 1997 елда Тобольскида нигезләнгән үзәкләштерелгән дини оешма, оешкан көненнән башлап идарә рәисе – Нәфигулла Әширов [2]. «Россия Ислам ризалыгы ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте)» үзәкләштерелгән дини оешмасы (Пермь) 2016 елда суд тарафыннан бетерелгән. Тарих фәннәре докторы Роман Силантьев мәгълүматы буенча, Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге 2012 елның 1 гыйнварына 1216 юридик затны, яисә Россиядә теркәлү үткән дини оешмаларның 28 % ын, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте (1126 юридик зат, 26 %), Үзәк Диния нәзарәте (1040 юридик зат, 24 %), Россия мөфтиләр шурасы (697 юридик зат, 16 %) берләштергән. БДБ илләрендә Диния нәзарәтләре
Россиядә Диния нәзарәтләре
ГомумроссияМөселманнарның гомумроссия Диния нәзарәтләренә федераль (гомумроссия) дәрәҗәдә — федераль хакимият органнары алдында мөселман мәнфәгатьләрен яклаучы дини оешмалар керә. Кагыйдә буларак, болар – Россия Федерациясе субъектлары мөфтиятләре берләшмәләре.
Төбәкара Диния нәзарәтләреРоссия Федерациясенең бердән артык төбәгендә эшли торган мөселман оешмалары китерелә
Төп халкы мөселман булган төбәкләрнең Диния нәзарәтләреТөбәкләрдәге иң зур мөселман оешмалары китерелгән, анда төбәктә теркәлгән башка мөфтиятләр дә булырга мөмкин
Төп халкы мөселман булмаган төбәкләр Диния нәзарәтләре
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia