Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте

Мәскәү өлкәсе
мөселманнарының
Диния нәзарәте
рус. Духовное управление мусульман Московской области,
ДУМ МО
Баш-фатир:

142401,
Россия байрагы Россия Федерациясе / Мәскәү өлкәсе
Ногинск, Көньяк ур., 35

Оешма төре:

үзәкләшкән дини оешма

Җитәкчеләр
мөфти

Рушан хәзрәт Аббясов[d][1]

Нигезләү
җирле дини оешмалар вәкилләре җыелышы карары

2006 ел

t.me/dummo_ru

Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (рус. Централизованная религиозная организация Духовное Управление мусульман Московской области, ЦРО ДУМ МО) ― Россия Федерациясенең Мәскәү өлкәсендә 2006 елда рәсми теркәлгән үзәкләштерелгән дини оешма. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтенә хисап тота. Мәскәү өлкәсенең ~54 мөселман оешмасын берләштерә.

Адрес
  • Юридик адрес: 142401 Россия, Мәскәү өлкәсе, Ногинск ш., Көньяк ур., 35[2].
  • Факттагы адрес: 142184 Россия, Мәскәү өлкәсе, Подольск ш.о., Климовск микрорайоны., Революция ур., 3 йорт, бина 1 («Рахман» мөселман үзәге). «Рахман» мөселман үзәгендә Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте аппараты урнашкан, аннан Мәскәү өлкәсендәге барлык мөселман җәмгыятьләренең эшчәнлеге координацияләнә[3]
Диния нәзарәтенең җәмигъ мәчете ― Ногинск мәчете
Орехово-Зуево җәмигъ мәчете

Тарих

Әүвәл Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте «Мәскәү өлкәсе мөхтәсибәте» дип аталган булган, Мәскәү өлкәсе территориясендә мөселман дини җәмгыятьләре саны артканнан соң, «Мәскәү өлкәсе мөхтәсибәте»н «Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте» итеп үзгәртү турында Карар кабул ителгән.

Максатлары

Оешманы төзүнең төп максаты ― Мәскәү өлкәсе территориясендә мөселман җәмгыятьләрен берләштерү һәм үстерү. Бүгенге көндә Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Мәскәү өлкәсенең 54 мөселман оешмасын берләштерә[4].

  • Ислам рухи кыйммәтләрен яңадан торгызу һәм тарату;
  • Мәскәү өлкәсе территориясендә мөселман оешмаларын берләштерү;
  • яшьләрне патриотизм, дуслык һәм гомуммилли үзаң рухында тәрбияләү;
  • һәркем файдалана алырлык Ислам мәгарифен үстерү.

Бурычлары

Диния нәзарәте үз эшчәнлегендә массакүләм мәгълүмат чаралары аша дөрес аңланган исламны үстерүне; рухи-әхлакый һәм мәгариф характерындагы төрле чаралар оештыруны; динара диалогны үстерүне; дәүләт хакимиятенең өлкә һәм муниципаль органнары белән партнерлык мөнәсәбәтләрен төзүне; җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны саклауны; мөселман җәмгыятьләренең санын арттыруны; Мәскәү өлкәсе территориясендә мәчетләр төзүне; интеграция һәм мигрантларны адаптацияләү һ. б. бурычлар куеп эшли.

Үткәрелгән чаралар

Мөселман җәмгыятьләре каршында Ислам нигезләренә өйрәтүне оештыру, Мәскәү өлкәсе территориясендә көндәлек һәм җомга намазларын үткәрү, Мәскәү өлкәсе мөселман җәмгыятьләре укучылары арасында ел саен үткәрелә торган олимпиада, өлкә мөселман җәмгыятьләре арасында мини-футбол буенча чемпионат, Мәскәү өлкәсе мәчетләре каршында балалар өчен җәйге һәм кышкы курслар, хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләү һ. б. чаралар.

Факт

2024 елда (бер ел эчендә) Мәскәү өлкәсенең региональ иминлек Баш идарәсе (рус. ГУРБ МО) Мәскәү өлкәсендә төрле конфессиягә караган 21 җирле дини оешманы тикшергән, нәтиҗәдә, төрле Диния нәзарәтләренә караган 13 гыйбадәт бүлмәсе эшен туктаткан[5].

Җитәкчелек

Мөфти

2012 елдан Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Рушан хәзрәт Аббясов[d] (1981 елда Мәскәүдә туган), Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары, философия фәннәре кандидаты (2018).

  • Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйбы Әхмәт Холибоев.
  • Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары һәм Аппарат җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Давыдов (Подольск).
  • Имам-хатыйб Рафаил хәзрәт Хәмзин.
Дини мәгариф

Дини оешма ― «Мәскәү өлкәсенең Ислам көллияте» дини һөнәри белем бирү оешмасы. Ректоры: Камалов Инсаф Илгиз улы.

Җирле җәмгыятьләр

  • Апрелевка
  • Балашиха (Иман)[6]
  • Белоомут (Нур-Свет)
  • Верея
  • Видное
  • Воскресенск (Мөселман Мәдәни Үзәге)[7]
  • Дзержинский
  • Домодедово
  • Дубна
  • Егорьевск
  • Железнодорожный
  • Зарайск (Ватан)
  • Истра
  • Клин
  • Коломна (Фатиха)
  • Королёв
  • Котельники
  • Красногорск
  • Краснозаводск
  • Куровское
  • Лобня
  • Люберцы
  • Можайск (Ватаным)
  • Мытищи (Адалят)
  • Наро-Фоминск[8]
  • Ногинск (Әл-Ихсан)[9]
  • Одинцово (Тахир)
  • Озёры (Ихлас-Искренность)
  • Орехово-Зуево
  • Павловский Посад
  • Подольск (Рахман)
  • Пушкино
  • Раменское (Умма)
  • Реутов
  • Родники
  • Рошаль
  • Руза
  • Селятино
  • Сергиев Посад (Баязит-Первосходство)
  • Серебряные Пруды
  • Солнечногорск (Манара-Минарет)
  • Старая Купавна (Нур)
  • Фрязино
  • Химки
  • Чехов (Иман)
  • Шатура
  • Шаховская
  • Щёлково (Иман)
  • Электрогорск
  • Электросталь
  • Яхрома (Адәм-Адам)


Искәрмәләр

Сылтамалар

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya