Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы Свердловск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (Урал мөфтияте) белән бутамагыз Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) (рус. Духовное управление мусульман Свердловской области (Центральный муфтият), ЦРО ДУМ СО Центральный муфтият) ― Свердловск өлкәсе мөселманнарының бер өлешен берләштергән, Россия мөселманнары Дини җыены (рәисе – мөфти Альбир Крганов) составында эшләүче үзәкләшкән дини оешма. Җитәкче (мөфти) ― Габделкоддус (Николай) Ашарин (1962 елгы, Омск өлкәсе Называевск шәһәрендә туган). [1] Тарих2012 елда җитәкчесе мөфти Сибәгатулла Сәйдуллин булган Урал мөселманнары Диния нәзарәтеннән (Урал мөфтияте) Екатеринбургның «Изге кәлимәт» җирле мөселман дини оешмасы имам-хатыйбы (2010 елның 21 маеннан) [2] Габделкоддус (Николай) Ашарин башлангычы белән берничә җирле дини оешма аерылып чыккан һәм өч дини оешманы берләштергән мөстәкыйль мөфтият – Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) төзергә ният иткән. [3] 2013 елның 17 апрелендә Үзәк мөфтият Россия юстиция министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсендә рәсми теркәлү узган.[4] 2013 елдан мөселманнарның җирле оешмалары Үзәк мөфтияткә караучы Свердловск өлкәсенең 5 торак пунктында (Пышма, Югары Саллы, Тәүде, Екатеринбург, Большие Брусяны) гыйбадәт йортлары ачылган.[5] 2013 елда Үзәк мөфтият югары мөфти Тәлгать Таҗетдиннең сәясәтенә рухи ориентлашачагын билгеләп үтсә, 2015 елда Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәтенә (рәисе — мөфти Равил Гайнетдин) кушылырга ниятләвен әйтә. [6] Нәтиҗәдә, 2016 елда Ашарин җитәкләгән Үзәк мөфтият Россия мөселманнары Дини җыены (рәисе – мөфти Альбир Крганов) составына кергән.[7] УрнашуыСвердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) һәм «Изге кәлимәт» гыйбадәт йорты Екатеринбургның Октябрь районы Бажов урамында урнашкан ике катлы административ бинаның (219 В йорт, Литер Д, Д1) икенче катын били. [8] [9] Екатеринбургта Җәмигъ мәчете һәм мөселман үзәге төзелешенә әзерлек барышы өлкә вице-губернаторы Олег Чемезовның контролендә тора.[10] 2022 елның декабрендә Түбән Тагил шәһәрендә Үзәк мөфтияткә караучы «Әманәт» җирле дини оешмасы төзелгән (җитәкче Рәис Закир улы Фәррахов). [11] Мөфти урынбасарлары ― «Изге кәлимәт» гыйбадәт йорты имамнары Ибраһим Якубов, Мамаюсуф Сандалов. [12] Мөфтиятнең бүләгеИскәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia