Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте
Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. Региональное Духовное управление мусульман Ямало-Ненецкой автономной области, РО РДУМ ЯНАО в составе ЦДУМР) ― Төмән өлкәсе Ямал-Ненец автономияле округы мөселманнарын (2022 елда 14 мәчет-мәхәлләне) [1] берләштергән, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (рәисе ― югары мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин) составында эшләүче үзәкләшкән дини оешма. Җитәкче (мөфти) ― Хәйдәр Таһир улы Хафизов. [2] ТарихТөбәк Диния нәзарәте 2001 елның 19 июнендә Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте президиумы карары һәм мөселманнарның Ямал-Ненец автономияле округы территориясендә гамәлдә булган, Үзәк Диния нәзарәтенә караган җирле дини оешмалары җыелышы карары нигезендә барлыкка килгән. 2003 елның 3 мартында рәсми теркәлү узган. Диния нәзарәтенең югары органы ― төбәк Диния нәзарәте мәҗлесе (съезд). Устав буенча, мәҗлес төбәк Диния нәзарәте рәисе башлангычы белән 6 елга 1 мәртәбә чакырылырга тиеш. [3] Төбәк Диния нәзарәтенең мәҗлесләр арасындагы эшчәнлеген төбәк Диния нәзарәте президиумы көйли. Президиумга рәис һәм 3 рухани керә. Ямал мөселманнарының Диния нәзарәте 14 җирле дини оешманы берләштерә. Автономияле округта 14 мөселман дини объекты эшли: мәчетләр, гыйбадәтханәләр һәм яраклаштырылган бүлмәләр, 25 имам һәм укытучы эшли. [4] 2017 елның 12 декабрендә элек Себер мөселманнары Диния нәзарәтенә (Омск казыяты) караган Надым районы мөселманнары дини оешмасы ЯНАО төбәк Диния нәзарәте составына кергәч, Ямал бөтен территориясендә мөселман оешмалары бер өммәткә, бер үзәккә берләшкән төбәккә әверелә. [5] Яңа Уренгойда 2022 ел ахырында яңа мәдрәсә (Мөселман рухи-әхлакый тәрбия үзәге) бинасы ачылган. [6] МөфтиятДиния нәзарәте җитәкчесе (мөфти) ― Таһир улы Хәйдәр хәзрәт Хафизов (Дуслык ордены (РФ) кавалеры, 2022) [7] Мөфти урынбасарлары – Мөхәммәд (Ильфир) хәзрәт Мансуров (2008 елдан), Тимур хәзрәт Салихов[8] (2021 елның 9 апреленнән).[9]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia