Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте
Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. Региональное духовное управление мусульман (РДУМ) Челябинской области) ― Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составындагы дини оешма. Йөздән артык җәмгыятьне берләштерә һәм структур бүлекчәләре (мөхтәсибәтләр, ахунлык) бар. 2005 елның декабреннән нәзарәт рәисе ― мөфти Ринат хәзрәт Раев. Тарих1992 елның 8-10 ноябрендщ Уфада узган Россия мөселманнарының VI Гадәттән тыш корылтаенда «СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәтен Россия һәм БДБ илләре мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте итеп үзгәртү турында» карар һәм яңа устав кабул ителә. Яңа устав буенча, эре төбәк дини үзәкләре (мөхтәсибәтләр) мөселманнарның төбәк диния нәзарәтләре (мөфтиятләр) итеп үзгәртелә (хәзерге вакытта ҮДН составында илледән артык мөфтият исәпләнә) һәм Югары мөфти дәрәҗәсе кертелә, ул Тәлгать Таҗетдинга бирелә. Россия һәм БДБ Европа илләре мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе югары мөфти Тәлгать Таҗетдиннең 21.10.92 № 35 Указы белән Чиләбе мөхтәсибәте Чиләбе өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (Чиләбе мөфтияте) итеп үзгәртелә[1]. Структурасы
Җитәкчеләр
Басма органы2006 елдан «Һиләл» (Яшь ай) газетасы чыга, Магнитогорск шәһәрендә бушлай мөселман китапханәсе ачылган. Чиләбе телевидениесендә, ОТВ каналында атна саен Ислам турында «Хилял» телетапшыруы эфирга чыга. РезиденцияМөфти резиденциясе Чиләбенең Ак мәчете комплексында урнашкан (Чиләбе шәһәре, Елькин ур., 16). Моны да карагызСылтамаларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia