Алмаз Юлдашев
Алмаз Юлдашев — татар галиме, трактор двигательләре гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы, ТР ФАнең мөхбир әгъзасы, Русиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы. Тормыш юлы1926 елның 26 июлендә Татарстан Республикасының Чистай шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туа. Атасы Кыям Юлдашев — җәдитче мөгаллим, шагыйрь. Алмаз Юлдашев 1949 елда "моторлар төзү" белгечлеге буенча Казан авиация институтын тәмамлый. 1949—1955 елларда Казанның 708 нче заводында конструктор. 1959 елдан Казан авыл хуҗалыгы институтында доцент булып эшли башлый, 1962—1985 елларда "Тракторлар һәм автомобилләр" каферасы мөдире. 1961 елда кандидатлык диссертациясе һәм 1988 елда докторлык диссертациясе яклый. 1989 елда аңа профессор исеме бирелә. 320дән артык фәнни хезмәтләре бар, шул исәптән «Тракторлар һәм автомобилләр» исемле дәреслек, ике монография, урысча-татарча техник терминнар сүзлеге. Төп хезмәтләре эчке янулы двигательләр эшенең динамик сыйфатламаларын билгеләүгә карый. Фәнни хезмәтләренең нәтиҗәләре Владимир трактор заводында, КамАЗ һәм ГАЗ заводларында гамәлгә кертелә. Аның җитәкчелеге астында 3 фәннәр докторы һәм 12 фәннәр кандидаты әзерләнә. Фәнни хезмәтләре
Мәңгеләштерү
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia