Юрий Гортышов
Гортышов Юрий Федорович (17 октябрь, 1946, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Зәй районы, Поручиково авылы) — техник фәннәре докторы, профессор, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт технология университеты президенты (2013 елдан). А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт технология университеты ректоры (2007-2011). Татарстан Фәннәр академиясе академигы (2007). БиографиясеЮрий Гортышов 1946 елның 17 октябрендә Татарстан АССР-ның Зәй районы Поручиково авылында туган. 1964 елда Зәй 2-нче урта мәктәбен алтын медальга тәмамлый. 1970 елда Казан авиацион институтын (хәзерге Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын) "Аэродинамика һәм термодинамика" һөнәре буенча очу аппаратлары двигательләре факультетын тәмамлый. 1988 елда аңа профессор исеме бирелә. 1989 елда югары уку йортының гыйльми советы итеп «Җылылык техникасының теоретик нигезләре» кафедрасы мөдире итеп сайлый. 1993 елдан университетта оештылылган укыту-методик үзәгенең җитәкчесе вазифаларын башкара. 1995 елның маенда уку эше буенча беренче проректоры итеп билгеләнә. 1995 елның октябреннән 2007 елга кадәр — фәнни эш буенча проректор булып эшли. 2007 елның июнендә Казан дәүләт технология университетының хезмәт коллективы конференциясендә КДТУ-ның яңа ректоры итеп сайлана.[1] 2011 елда ректор вазифасына 65 яшькә җитү сәбәпле китә.[2]. 2013 елда Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ институтына президенты итеп сайлана[3]. Юрий Гортышов Россия Табигый фәннәр академиясе, SAE халыкара инженерлык авиацион һәм һавада йөзү академиясе академигы. Наградалары
Китаплары һәм басмалары
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia