Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары (Шода)
Мирхәйдәр Фәйзи музей-утары (рус. Музей–усадьба Мирхайдара Файзи) — Татарстанның Балтач районы Шода авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чепья «Халыклар дуслыгы» музее филиалы. Күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзинең (Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин, 1891—1928) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. ТарихМузей 1991 елда ачыла. БинаМузей урнашкан бина — Мирхәйдәр Фәйзи еш кунакта булган өй — туганы Сәетгәрәй хәзрәт Фәйзуллин (1875-1927) йорты. Утар үз эченә Сәетгәрәй Фәйзуллин йортын, ул имам булып торган мәчетне һәм хуҗалык биналарын ала. Утар составына кергән барлык биналар да — ХХ гасыр башында төзелгән һәм төбәк әһәмиятенә ия архитектура һәйкәлләре. ЭкспонатларКүргәзмәләрдә Мирхәйдәр Фәйзи исән чакта басылган әсәрләре, көндәлекләре, кулъязмалары, афишалар, фотосурәтләр, ХХ гасыр башында татар халкы кулланган йорт кирәк яраклары һ. б. урын алган. Мирхәйдәр Фәйзи яшәгән чорма (мансарда) интерьеры торгызылган. ![]() Экспозицияләр
Музей ике мемориаль юнәлештән тора: беренчесе — күренекле татар драматургы турында сөйли, икенчесе — татар авылы өчен әһәмияткә ия булган дин әһеле — мулла йорты тасвирлана. Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia