Чепья «Халыклар дуслыгы» музее
«Халыклар дуслыгы» туган як тарихы музее (рус. Краеведческий музей «Дружба народов») — Татарстанның Балтач районы Чепья авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Төбәк тарихы һәм милләтләр мәдәнияте үсеше белән таныштыра. ФилиалыТарих1965 елның 1 маенда нигез салына. 1967 елның 24 маенда «мәктәп музее» булып ачыла. 1977 елдан — «халык музее». Музейга нигез салучы — тарих укытучысы, Чепья мәктәбе директоры Гарифҗан Гали улы Галиев (1927―2023),[1] ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1987)[2]. 1982 елдан — «Халыклар дуслыгы» туган як тарихы музее». 1989 елга хәтле җәмәгать башлангычында эшли, 1989 елның маеннан — ТР милли музее филиалы. 2006 елның декабреннән — муниципаль мәдәният оешмасы. БинаТАССР мәгариф министры (1958-1976) Мирза Мәхмүтов башлангычы белән 1979—1981 елларда авыл үзәгендә музей өчен махсус ике катлы бина төзелгән. ЭкспонатларМәйданы — 441 кв. м. 9 экспозиция-күргәзмә залы бар. Музей фондларында 20 меңнән артык экспонат, шул исәптән, палеонтология, археология тупланмалары һәм табигый фонд саклана. Экспозициядә мамонт казык теше (Шушма ярында табылган, озынлыгы — 2 м, авырлыгы — 137 кг), ук очлары, борынгы кешеләрнең сөңгеләре, таш чүкеч һәм балталар урын алган. Экспонатлар арасында — Емельян Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар күтәрелеше (XVIII гасыр) вакытындагы авыр тимер кистән. Экспозициядә XIX гасыр Тула самоварлары, 1820 елда Согуд Гарәбстаныннан кайткан, сары тимердән ясалган комган, XIX гасыр Швейцария сәгате һ. б. бар. «Сәүдәгәр Мортаза Мулюковның сату лавкасы» интерьеры XIX гасыр ахыры — ХХ гасыр башын искә төшерә. Төбәк аркылы үткән Себер тракты белән бәйле бүлектә кул богавы, XIX гасыр богавы, 1905—1907 еллар грузин сәяси сөргеннәренең торак күренеше бар. Ватандашлар һәм Бөек Ватан сугышлары турында, Балтач районында туган Экскурсияләр
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia