Бәяк Түз
Бәяк Түз (рус. Усть-Баяк) — Свердловск өлкәсенең Кызылъяр округы составына керүче авыл. Бәяк елгасы Караидел елгасына кушылган җиргә урнашкан. Бәяк Түз (Усть Баяк) авылында 1834 елда 168 кеше үз җирләрендә яшәгәннәр дигән язма бар, ә 1863 елдагы язма буенча 48 йортта 291 кеше яшәгән. Шулардан 53 кеше соңрак килгән татар-типтәрләр булганнар. Авылга күпмедер мишәрләр дә килеп утырган.[3] КлиматКлиматы уртача континенталь. Биредә һава торышы бик үзгәрүчән, моның төп сәбәбе булып Урал таулары тора. Монда алар биек булмаса да, Россиянең Европа өлешеннән килгән һава массаларын кертми, шуңа да монда салкын Арктика һавасы да, кызу Урта Азия һава массалары да җиңел үтә. Боларның нәтиҗәсе булып, биредә һава торышының кинәт үзгәреше еш күзәтелә. ХалыкХалык саны динамикасы:
2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (100%).[5] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia