Әбләз (Чиләбе өлкәсе)
Әбләз (Яңа Әбләз, рус. Аблязово) — Чиләбе өлкәсенең Агаповка районы составына керүче татар авылы. ТарихыЯңа Әбләз авылыныа XIX йөз ахырында Әбләз авылы (хәзерге Оренбург өлкәсенең Саракташ районы Әбләз авылы) татарлары нигез салалар.[1] Чыгышлары белән Пенза губернасындагы Әбләз авылыннан булып, алар арасында Сембер губернасы Чүпрәле авылыннан чыккан кешеләр дә булган.[2] КлиматКлиматы уртача континенталь. Биредә һава торышы бик үзгәрүчән, моның төп сәбәбе булып Урал таулары тора. Монда алар биек булмаса да, Россиянең Европа өлешеннән килгән һава массаларын кертми, шуңа да монда салкын Арктика һавасы да, кызу Урта Азия һава массалары да җиңел үтә. Боларның нәтиҗәсе булып, биредә һава торышының кинәт үзгәреше еш күзәтелә. Сәгать поясы![]() Әбләз (Чиләбе өлкәсе) Екатеринбург вакыты (Yekaterinburg Time Zone, YEKT) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +5:00 сәгать тәшкил итә. Мәскәү вакыты белән аермасы +2 сәгатьне тәшкил итә һәм Россиядә MSK+2 итеп күрсәтелә. ХалыкХалык саны динамикасы:
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (58%), башкортлар (8%), казахлар (31%).[4] Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia