Акбаш (Свердловск өлкәсе)
Акбаш (рус. Акбаш) — Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы составына керүче авыл. Тарихи мәгълүматЭлек Пермь губернасы, Красноуфим өязенә кергән бу авылны башкорт галимнәре үзләренеке дип исәплиләр. Ләкин 1869 нчы елда чыккан “Список населённых пунктов Пермской губернии” дигән документта бөтен авыллар да татар авыллары дип күрсәтелгән. Авылның байтак халкы мишәр булганлыгы да билгеле. Ләкин кайсыдыр вакытта аларны башкорт катлавына да керткән булганнар. 1834 елдагы ревизия (кеше санын алу) буенча Акбашта 106, ә 1863 елда 119 кеше яшәгән. Йортлар саны 22 булган. Революциягә кадәр Акбаш Красноуфим өязенең Табын вулысына кергән.[1] КлиматКлиматы уртача континенталь. Биредә һава торышы бик үзгәрүчән, моның төп сәбәбе булып Урал таулары тора. Монда алар биек булмаса да, Россиянең Европа өлешеннән килгән һава массаларын кертми, шуңа да монда салкын Арктика һавасы да, кызу Урта Азия һава массалары да җиңел үтә. Боларның нәтиҗәсе булып, биредә һава торышының кинәт үзгәреше еш күзәтелә. ХалыкХалык саны динамикасы:
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (99%).[3] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia